1917-1946 From Wikipedia, the free encyclopedia
Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре яки Эшче-крестьян Кызыл Армиясе, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия (tat. lat. Eşçe-krestian Qızıl Ğäskäre(үле сылтама), рус. Рабоче-крестьянская Красная армия) — 1918—1922 елларда РСФСР коры җир гаскәрләре һәм 1922—1946 елларда Советлар Берлегенең коры җир кораллы көчләре.
Эшче-крестьян Кызыл Армиясе | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 23 февраль 1918 |
---|---|
Кыскача исем | РККА |
Сугыш | совет-поляк сугышы[d], Кытай-совет низагы[d], Шеңҗан интервенциясе (1934)[d], ССРБ-Япония чик буе низаглары[d], ЭККГнең Польшага бәреп керүе, Совет-фин сугышы, Совет-япон сугышы[d], Көнбатыш Украинада советларга каршы партизан каршылыгы[d], Литва партизаннары[d], Каһәр суккан солдатлар[d] һәм Икенче бөтендөнья сугышы |
... хөрмәтенә аталган | Красная[d] |
Нигезләүче | Иосиф Сталин, Подвойский, Николай Ильич[d] һәм Владимир Ленин |
Дәүләт | СССР |
Әүвәлгесе | 1917 елгы инкыйлаблар чоры Россия гаскәре[d] |
Киләсе | Совет армиясе[d] |
Алыштырган | Кызыл гвардия[d] |
Гамәлдән чыгу датасы | 25 февраль 1946 |
Командир | Ставка Верховного Главнокомандования[d] |
Эшче-крестьян Кызыл Армиясе Викиҗыентыкта |
1946 елдан 1992 елга кадәр Совет армиясе.
Совет Берлеге таркалганнан соң Совет армиясе дә таркала, Россия Федерациясе кораллы көчләре Совет армиясе бер өлеше була.
Мәгънәдәш сүзләр - ЭККГ, РККА, ЭККА, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия — 1918 елның 23 февраленнән 1946 елның 25 февраленә кадәр РСФСР/ССРБ кораллы көчләренең исеме.
1918 елның 23 февралендә яшь Кызыл Армиянең Алмания гаскәрләрен Псков һәм Нарва шәһәрләре тирәсендә тар-мар итеп, бөек җиңүгә ирешүен искә алып билгеләп үтелә башлый[1].
Кызыл Армия рәсми туу датасы — 23.2.1918 ләкин чынында Кызыл Армия Казан шәһәре янында урнашкан Зөя шәһәрчелегендә 1918 елның август-сентябрендә барлыкка килгән.
Кызыл Армия 1918 елда төп булдыручысы — Лев Троцкий.
Кызыл Армия күренекле гаскәр башлыклары — Лев Троцкий, Георгий Жуков, Константин Рокоссовский, Василий Чуйков.
Кызыл Гаскәрнең төп казанышлары һәм җиңүләре - дөньяны фашизмнан коткару - Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү: 75% фашист гаскәрләрен юк итү, Ватандашлар сугышында җиңү, Халкин-Гол сугышында җиңү, Квантун гаскәрләрен юк итү.
1937 елда Сталин репрессияләре нәтиҗәсендә 114300 офицерыннан 11034 репрессияләнгән, шул исәптән гаскәр башлыклары - Михаил Тухачевский, Блюхер, Якир. Кайбер тарихчылар буенча Бөек Ватан сугышының беренче дәверендә күп тәҗрибәсез гаскәр башлыклары булганга күрә 1941 елгы җиңелүләр дә аңлатыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.