Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры, элек Шәриф Камалның музей-фатиры, рәсми булмаган атама — Татар китабы йорты, рус. Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала — Казанда урнашкан әдәби һәм әдәби-мемориаль музей, Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы.
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры | |
Нигезләнү датасы | 1908 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | список объектов культурного наследия: Казань (часть 2)[d] |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1] |
Адрес | Казань, ул. Островского, д.15 |
Рәсми веб-сайт | kamala.tatmuseum.ru |
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры Викиҗыентыкта |
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры | |
---|---|
Музей бинасы. Островский урамы, 15 | |
Нигезләү датасы | 1950 |
Урын | Казан |
Директор | Айдар Шәйхин |
Сайт | https://kamala.tatmuseum.ru |
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры Викиҗыентыкта |
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1940), татар язучыларыннан беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән (1940), «Матур туганда» романы (1937), «Акчарлаклар» повесте (1914), «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929), «Томан арты» («Габбас Галин») (1942) драмалары, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе (1917) авторы Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) (1884-1942) исемен мәңгеләштерү максатында оештырылган.
Республикада татар язучысына багышланган беренче музей[2].
Музей 1950 елның 29 гыйнварында Казан үзәгендә, Вахитов районында (Островский урамы, 15) адресы буенча урнашкан ике катлы таш сәүдәгәр йортында ачылган. Музейны ачу турында карар беренче тапкыр 1944 елда кабул ителә, 1960-1970 елларда музей кунаклар кабул итми, икенче ачылу 1980 елның 31 октябрендә була. 2007 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татар әдәбияты тарихы музее буларак үзгәртеп корыла, янәдән реконструкциягә ябыла һәм 2019 елда яңадан ачыла.
Беренче тапкыр музейны ачу турында карар Шәриф Камалның мемориаль музее сыйфатында язучы яшәгән фатирда (язучының эш кабинетын һәм бүлмәсен генә кертеп) РСФСР Халык Комиссарлары Шурасы тарафыннан 1944 елның 2 июнендә кабул ителә. Музей коллекциясен туплау, предметларны өйрәнү, Шәриф Камал шәхесе белән бәйле истәлекләрне һәм ядкярләрне барлау башлана. Бу карар нигезендә алга таба әлеге мемориаль музейны ТАССР дәүләт музееның Әдәби филиалы итеп үстерү күздә тотыла.
Музей 1950 елның 29 гыйнварында халык өчен ачыла. Экспозициядә диварлардагы планшетларда язучының тормышын һәм иҗат юлын күрсәтүче фотосурәтләр, берничә витринада мәкаләләр, кулъязмалар, китаплары урын ала. Музей ачылганнан соң 4 ел эчендә язучы турында сөйләүче күргәзмәләрне 30 мең кеше карап өлгерә. Әлеге сан шәһәрдә татар әдипләренә багышланган музейның күптән кирәк булуы турында сөйли. Ләкин Островский урамы 15нче йортның икенче катын анда яшәүчеләрдән тулысынча бушатып, икенче катны тулаем музей өчен файдалану турындагы ТАССР Халык Комиссарлары Шурасының 1944 елның 26 августында чыгарган 24нче санлы карары үтәлми кала. Йортның башка фатирларында яшәүчеләр белән музей арасында чыккалап торган конфликтлар, коридорларның матур булмаган күренеше музейны карарга килүчеләрнең санын киметә. Башта музей атнага 2 тапкыр гына ачыла торганга әйләнә, соңрак алдан заявка булганда гына ачыла башлый. Казан шәһәрендә татар мәктәпләренең берәм-берәм ябылып бетүе дә музейга килүчеләр санын нык киметә. 1965 елда музей карарга керүчеләр өчен бөтенләй ябыла. Музей мәйданы баш музейның зур габаритлы экспонатларын саклау урынына әверелә, музей хезмәткәрләре дәүләт музеенда ТАССР әдәбияты тарихы буенча киңәйтелгән күргәзмә төзү эшенә җәлеп ителә.
1970 елларда икенче катны шәхси фатирлардан арындырып бетерәләр, ләкин анда төрле вакытта балалар китапханәсе, һөнәри берлекләр комитеты, китап сөючеләр җәмгыяте, бакчачылар җәмгыяте һ.б. урнаштырыла. Йорт һәм аның әйләнә-тирәсе ташландык хәлгә килә.
1979 елның башында ТАССР хөкүмәте музейны яңарту турында карар чыгара. Әлеге эш ТАССР дәүләт музеена тапшырыла. Ике ел эчендә 60 кв.м. лы (керү юлы һәм коридорны да кертеп, ~100 кв.м.) мемориаль фатирны элекке хәленә китерү, сәүдәгәр йортында булган антуражны торгызу, сугышка хәтле һәм сугыш вакытында булган һәм язучы яшәгән Казан мәдәнияте мохитен яңадан тудыру; бинаны арендаторлардан бушатып, аны үзгәртеп кору һәм ремонт ясау, бинага инженер коммуникацияләре (су, газ һ.б.) үткәрү, йорт ишегалдын һәм урамнан керү юлын матурлау таләбе куела. Әлеге эшләрдә язучының хатыны Хәят һәм кызы, үзе дә 25 еллап музейда хезмәт куйган Зәйнәп Байгилдиевалар зур ярдәм итә. Музей проектын һәм бизәү эскизларын рәссам А.П. Леухин эшли. Әдәбият галиме Нил Юзиев, композитор Әнвәр Бакиров, музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина, журналист Асия Хәсәнова һ.б. күргәзмәләрне урнаштыру буенча тәкъдимнәрен кертә. Д.Б. Баһаветдинова (И.З. Минһаҗева белән берлектә) язучының гаиләсендә, туганнарында, Дәүләт музее фондында булып, 100 экспонат, шул исәптән язучының китапханәсен, эзләп таба. 43 экспонатны, шул исәптән язучы кызы Зәйнәп өчен сатып алган рояльне[3], Казан фәнни-реставрация остаханәсе белгечләре (бигрәк тә Равил Закир улы Афзалов) тәртипкә китерә. Язучы яшәгән чорда диварга ябыштырылган обойларга охшаганны «Союзглавбум»ның Мәскәүдәге тәҗрибә обой фабрикасында авырлык белән генә эшләтеп алалар. Бинага беркетеләчәк истәлек тактаташы шулай ук Мәскәүдә тәҗрибә скульптура комбинатында эшләнә. Тактаташка урысча һәм татарча: «Бу йортта 1927-1942 елларда татар совет әдәбият классигы язучы Шәриф Камал (Байгилдиев) яшәде. В этом доме с 1927 по 1942 год жил классик татарской советской литературы писатель Шариф Камал (Байгильдеев)» дип языла.
Музейның беренче мөдире итеп Люция Павел кызы Дмитриева билгеләнә. Л.П. Дмитриева музей бинасыннан соңгы арендаторларны чыгарып бетереп, музей мәйданын 160 кв.км. га җиткерә, соңгы бушаган фатирдан музей кунакханәсе ясый, шулай ук 5 мең нөсхә белән музей турында буклет (авторы Д.Б. Баһаветдинова) чыгаруга ирешә.
Ш. Камал музееның мөдире булып Фатыйма Хөсәен кызы Вәгазова, Рамис Кыям улы Аймәтов, Рәмзия Габделхак кызы Исламова эшли.
2007 елның 16 февралендә Татарстан Министрлар Кабинеты «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның музей-фатирын булдыру» карары кабул итә[4][5].
2007 елдан музей бинасы, «авария хәлендә» дип табылып, ябыла, экспозициясе вакытлыча Г. Тукай әдәби музеена күчерелә[6].
2019 елда реконструкция эшләре һәм яңа экспозиция төзү эшләре тәмамлана. 1 июньдә элеккеге Шәриф Камал музее Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры исеме белән яңадан ачыла. Музейны шулай ук рәсми булмаган рәвештә Татар китабы йорты дип тә атыйлар. Аның директоры итеп шагыйрә Луиза Янсуар билгеләнә[7]. 2021 елның февраленнән Татар әдәбияты тарихы музее директоры — Айдар Шәйхин [8].
Хәзерге вакытта Татар китабы йорты эчендә музей экспозициясе белән беррәттән, китапханә, китап кибете, интерактив басмаханә, әдәби салон урнашкан, болар барысы бердәм күп функцияле үзәкне тәшкил итә.
Музей бинасы — ике катлы таш йорт, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Көнбатыш Европа барокко стилендә XIX гасырда төзелә. Икенче каты бай бизәлешле, тышкы яктан аркалы тәрәзәләр белән бизәлгән[9]. Бинаның исемнәре билгеле хуҗалары — сәүдәгәр М.И. Подуруева, Т.С. Санин, Захар Журавлев, 1905 елдан сәүдәгәр Иван Дмитриевич Иванов.[10].
1908 елда бинаның фасады белән интерьерлары Көнбатыш барокко стилендә яңартыла, урам якка караган балкон ишегалды ягына күчерелә. 1917 елдан соң йорттагы бүлмәләрне фатирлар итеп яки төрле оешмалар бүлмәләр итеп бүләләр. Бу йорттан татар интеллигенциясе вәкилләренә һәм «Пишмаш» заводы, Җирле сәнәгать халык комиссариаты хезмәткәрләренә коммуналь фатирлар тапшырыла. Бер фатир педагог Нургали Надиевка бирелә, 1928 елдан икенче катта урнашкан өч бүлмәле фатирда Шәриф Камал яши башлый.
1959 елдан — Республика дәрәҗәсендә архитектура, тарих һәм мәдәният һәйкәле.
Музейда «Татар китабы тарихы: пергаменттан — цифрага», «Мәшһүр татар китаплары», «Татар балалар китабы дөньясы» экспозицияләре, Шәриф Камалның мемориаль фатиры урнашкан.
Мемориаль фатир өч бүлмәдән гыйбарәт. Кечкенә бүлмәдә Шәриф Камал, аның гаиләсе һәм якын даирәсе белән бәйле фоторәсемнәр, документлар, шәхси әйберләр урын алган даими күргәзмә эшли. Зур бүлмә заманында унакханә, ашханә һәм эш бүлмәсе буларак хезмәт иткән. Монда танылган композиторлар һәм музыкантлар уйнаган рояль, әдипнең эш өстәле, китапханәсе, язу машинасы, башка мемориаль предметлар урнашкан. Дивара эленгән сәгать язучы вафат булган вакытны күрсәтә.
Татар китабы тарихына багышланган экспозиция татар китабының тарихи эволюциясен чагылдыра. Уникаль экспонатлар арасында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы нөсхәләре, Сәгыйть Хәлфин төзегән «Азбука татарского языка», 1811 елгы медицина брошюрасы, Каюм Насыйри дәреслекләре, нашир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең каләме һәм кара савыты, Хәсән Туфанның портфеле һәм Брайль язуында бастырылган шигырьләр җыентыгы һ.б. бар.
Мәшһүр татар китапларын чагылдырган экспозиция Коръәннең Казанда бастырылган беренче нөсхәсеннән башлана, «Кыйссаи Йосыф»ның һәм Коръән тәфсирләренең төрле басмалары белән дәвам итә. Экспозициядә татар китап мәдәниятының жанр һәм форма ягыннан күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәтә.
Шәриф абый яшәгән бүлмәләрдә элекке мохитне торгызу, биредә музей эшләү — безнең мәдәниятебез тарихында зур вакыйга, безнең өчен гаять зур шатлык Гомәр Бәширов, язучы |
Язучы яшәгән йортның бусагасын атлап керәбез. Монда безнең өчен бар да изге, чөнки аларга Шәриф абый кулы кагылган. Без монда язучының җаны белән очрашабыз кебек Габдулла Шамуков, ССРБ халык артисты |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.