From Wikipedia, the free encyclopedia
Ширек (гарәп. شرك сүзеннән, «шәрик» — иптәш) — исламда: Аллаһыга кемне, яки нәрсәне дә булса тиңдәш тоту яки Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылу (берәр гыйбадәтне башка затка багышлау), шулай ук күпаллалыкны белгертүче термин. Исламда ширек кылу иң зур һәм кичерелми торган (әгәр кеше тәүбә итмәсә) гөнаһ һәм иң бөек гаделсезлек булып тора[1]. Ширек кату - тәүхиднең кампа-каршысы һәм аны җимерүче гамәл.
Ширек | |
гарәп. شِرْكٌ، إِشْرَاكٌ | |
... хөрмәтенә аталган | ассоциация[d] |
---|---|
Хезмәтләндерүче | Мөшрик |
Тәэсир итешә | Qlapsk Islam[d] һәм Curse of God in Islam[d] |
URL буенча карарга була | corpus.quran.com/qurandictionary.jsp?q=$rk һәм qurananalysis.com/?q=شرك |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Ислам[d] |
Моңа өлешчә туры килә | Көфер, nifak[d], Fusuq[d], Ijram[d] һәм Fujur[d] |
Ширек Викиҗыентыкта |
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
«Ширек» (شِرْكٌ) сүзенең тамыры: «Ш+Р+К» (ش+ر+ك), сүз «ШәРиКә» (гарәп. شَرِكَ - «[эштә] иптәш, бергә катнашучы, компаньон, шәрик булу») фигыленнән ясалган[2]. «Ширек» яки «ширк» (гарәп. شِرْكٌ) - «бергә катнашу, компаньонлык, партнёрлык» дигәнне аңлата, шулай ук гарәп телендә әлеге сүз белән уртак мал, милек билгеләнә.
Татар телендә шулай ук әлеге сүзнең ширкәт, шәрик, иштирак, ишракь кебек тамырдаш гарәп алынмалары бар.
Ислам тәгълиматы буенча, ширек (күпаллалык) беренче тапкыр Нух пәйгамбәр халкында барлыкка килә[3]. Адәм белән Нух пәйгамбәрләр арасында 1000 ел тирәсе вакыт була. Бу арада кешеләр барысы да тәүхидтә (бераллалыкта) булганнар. Нух халкында биш гадел, тәкъвалы кеше була. Бухари җыентыгында аларның исемнәре әйтелә: Вадд, Сува’а, Йягус, Йя’ук, Наср. Алар үлеменнән соң, шайтан кешеләргә әйтә: «Аларга һәйкәлләр куегыз, алар бөек кешеләр иделәр - аларның һәйкәлләренә карап, сез аларны искә алырсыз һәм аларга ошарга тырышырсыз». Һәйкәлләр куелып, йөзләгән еллар үткәч, һәйкәлләрнең куелу сәбәбе онытыла, һәм шайтан яңадан килә һәм: «Бу һәйкәлләр ата-бабаларыгызның иләһләре иде, алар диненнән ваз кичмәгез. Ата-бабаларыгыз кебек әлеге потларга табыныгыз» - дип әйтә. Кешеләр әлеге потларга табына башлыйлар, һәм шулай ширек, күпаллалык барлыкка килә.
Ширек ике төрле була: олы һәм кече ширек. Олы ширек - нәрсәдә дә булса берәр кемне яки нәрсәне Аллаһка тиңдәш тоту. Олы ширек Исламнан чыгара, ягъни кеше мөселман булудан туктый. Кече ширек зур гөнаһка тиңдәш.
Кешеләрнең амулет, бөти, йөзек кебек әйберләрне алар күз тиюдән саклый, бәхет китерә һәм башкача ярдәм итә дип кулланулары ширеккә керә. Әгәр алар үзләреннән-үзләре ярдәм итә дип куллану олы ширек булса, ә алар ярдәмендә Аллаһ ярдәм итә дию (ягъни Аллаһ сәбәп итмәгәнне сәбәп итү) - кече ширек.
Ширекнең башка кайсыбер мисаллары:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.