драма артисты, спектакльләр куючы, татар театрына нигез салучыларның берсе From Wikipedia, the free encyclopedia
Шакир Шамильский (сәхнә псевдонимы, чын исеме Шакир Вахитов, Шакир Габделгани улы Вахитов, 1892 елның 10 сентябре, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле — 1945 елның 8 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты, спектакльләр куючы, татар театрына нигез салучыларның берсе, Казан (1924–1925, 1927–1928), Әстерхан (1931-1935), Бакы (1935-1936), Ташкәнт (1939-1940) татар театрларында баш режиссер[2], Татарстан АССР атказанган артисты (1945).
Шакир Шамильский | |
---|---|
Туган телдә исем | Шакир Габделгани улы Вахитов |
Туган | 10 сентябрь 1892 РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле |
Үлгән | 8 май 1945 (52 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Чернышевски урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | артист, режиссер |
1892 елның 10 сентябрендә Казан губернасы Лаеш кантоны (хәзерге Алексеевск районы) Юеш Көрнәле авылында туган.
Шамильский — чын мәгънәсендә тормышчан реалистик стильдәге артист. Искиткеч көчле романтик пафоска күтәрелә, үзе иҗат иткән образның эчке дөньясына керә белә. Аның уй-хисләрен аңлый, тоя белә. Шамильский башлыча акыл белән уйлап иҗат итүче артист иде… ул тудырган образлар коеп куйган шикелле була торган иде: бар да төгәл, бар да үлчәнгән. Ул образны эчтән җылыта, яктырта белә. Тирән эмоция, кайнар дәрт, зур ихтыяр көче — менә нәрсәләр характерлы иде аның уенына. Әйтерсең лә ул уйнамый, ә сәхнәдә «яши» |
.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.