From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәлимә Корбанаева (27 декабрь 1900 ел — 2 апрель 1972 ел) — педагог. ССРБ-ның 3‑нче чакырылыш Югары Советы депутаты. ВКП(б) әгъзасы. РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1949). Ленин ордены кавалеры (1949).
Хәлимә Корбанаева | |
---|---|
Туган | 27 декабрь 1900[1] Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе яки Туембәт, Максютовский сельсовет[d], Күгәрчен районы, СССР[1] |
Үлгән | 2 апрель 1972 (71 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Һөнәре | педагог |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Хәлимә Абдулла кызы Корбанаева 1900 елның 27 декабрендә Ырынбур губернасының Ырынбур өязе[2] Туембәт авылында туган. Башкорт АССР-ның халык язучысы Зәйнәб Биишеваның 8 яшькә олырак бертуган апасы .Гаиләдә 5 бала булган. Аларның ата-анасы яшьли вафат була.
Хәлимә Абдулла кызы — Зәйнәб Биишеваның киң билгеле «Кимсетелгәннәр» романында Бибеш образы прототибы.
1939 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
1918 елда Кыпчак кантоны, Морак районы мәктәпләрендә хезмәт юлын башлый.
1934-55 елларда Уфа мәктәпләрендә эшли. 1937 елдан бирле 9 нчы башкорт урта мәктәп‑интернатында укыта.Бу Уфада 1937 елда ачылган тәүге башкорт мәктәбе була. Хәлимә Абдулла кызы аны оештыручылар һәм ачучылар рәтендә булган. Шуңа кадәр Уфада тик татар мәктәпләре булган, башкорт балалары шунда укыган [3]
ССРБ-ның 3‑нче чакырылыш Югары Советына депутат итеп сайлана.
Башкорт теле укытучылары өчен методик әсбаблар авторы.
1972 елның 2 апрелендә Уфада
вафат була һәм шунда җирләнә.
Улы - Корбанаев Җаек Шәйхи улы, хирург, 1970 елдан Ангола халык республикасында эшли.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.