Фәхрия Эвҗен Өзчивит (төр. Özçivit Fahriye Evcen; 4 июнь 1986 ел, Золинге) — төрек телевидение һәм кино актрисасы.

Кыска фактлар Фәхрия Эвҗен, Туган телдә исем ...
Фәхрия Эвҗен
Thumb
Туган телдә исем төр. Fahriye Evcen
Туган 4 июнь 1986(1986-06-04)[1] (38 яшь)
Золинген, Дюссельдорф[d], Төньяк Райн-Вестфалия, Федератив Алмания Җөмһүрияте
Ватандашлыгы  Төркия
 Алмания[2]
Әлма-матер Босфорский университет[d]
Һөнәре телевизион актёр, киноактер
Җефет Бурак Озчивит[d]

 Фәхрия Эвҗен Викиҗыентыкта

Ябу

Биографиясе

Фәхрия 1986 елның 4 июнендә Төньяк Рейн-Вестфалия Золингенда Сәләниктән күчкән төрек һәм чиркәс хатыны гаиләсендә туган. Фәхриянең бала чагы Золингенда төрекләр өчен авыр чорга туры килә[3][4][5]. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Фәхрия Генрих Гейне исемендәге Дюссельдорф университетына укырга керә, анда социология өйрәнә. Дюссельдорфта уку чорында, 2005 елда, Фәхрия әнисе белән Истанбулга ял итәргә бара, кинәт анда «Никогда не забывай» сериалында роль ала[6]. Төшерүләр төгәлләнгәннән соң Фәхрия актриса карьерасын дәвам итәргә карар кыла һәм академик ял ала.

Тиздән ул Гүнтекинның хәзерге заманга яраклаштырылган «Листопад» романында Неджлы ролен ала, ул аңа Төркиядә киң танылу китерә. «Листопад» фильмында эшне тәмамлап та өлгерми, Фәхрия тагын берничә, шул исәптән «Тоска» сериалында, «Небеса» һәм «Любовные затмение» фильмнарында төп рольләрне ала. 2009 ел башында тарих өйрәнер өчен Фәхрия Босфор университетына укырга керә[7], әммә «Листопад» сериалында төшүләр мәшгуллеге укуны кичектерергә мәҗбүр итә. 2014 елда Фәхрия Босфор университетының тарих факультетын тәмамлый. 2013 елда Фәхрия Решат Нури Гүнтекинның хәзерге заманга яраклаштырылган «Чалы кошы» («Королек — птичка певчая») романыннан төп роль ала[8]. Ары «Курт Сеит и Шура» сериалында Марвет роле килә. 2014 елда Фәхрия «Любовь похожа на тебя» фильмында төп рольне уйный[9], анда Бурак Өзчивит персонажының сөйгәнен уйный, Бурак белән Фәхрия элек «Чалы кошы» сериалында да төшкән иде. 2016 елда Фәхрия «Бесконечная любовь» фильмында төшә, биредә аның партнеры билгеле төрек актеры Мурат Йылдырым була.

Дүрт телне белә: испан, немец, инглиз һәм төрек. Яшь чагында спорт белән мавыга, ә мәктәп елларында баскетбол командасы сакчысы булган[10].

Шәхси тормышы

2015 ел башында «Любовь похожа на тебя» фильмын төшерү вакытында актер Бурак Өзчивит белән очраша башлый, аның белән 2013 елда «Чалы кошы» (рус. «Королек — птичка певчая») телесериалын төшергәндә таныша[11]. 2017 елның 9 мартында Алманияда никахлашалар һәм 2017 елның 29 июнендә Истанбулда өйләнешәләр[12]. 2019 елның 13 апрелендә Истанбулда уллары Каран туа[13].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.