нәшрият (Казан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
«Фән» (рус. Наука) ― күппрофильле фәнни нәшрият, ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе. 1992 елда нигез салынган.
Викибирелмәләрнең буш элементы |
«Фән» нәшрияты | |
Издательство «Фэн» | |
«Фән» нәшрияты логотибы | |
Адресы: |
420111, Казан, Бауман ур., 20 |
---|---|
Оешма төре: |
Нәшрият йорты |
Җитәкчеләр | |
Баш мөхәррир |
К. В. Кормушин |
Нигезләү | |
1992 елда ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе буларак нигез салынган.
1994 елда ТР ФА президенты Мансур Хәсәнов республика президенты Минтимер Шәймиевка «Фән» нәшриятын үстерү өчен җитди максатчан финанс чаралары бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
1995 елдан фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, рус һәм татар телләрендә уку-укыту әсбаплары басыла, квартал саен рус телендә «Научный Татарстан» журналы чыгарыла.
2000 елда татар телендә «Фәнни Татарстан» журналының беренче 2 номеры дөнья күрә[1].
Нәшрият халыкара, Россия һәм республика конференцияләре материаллары җыентыкларын, квартал саен Россия фәнни цитаталаштыру индексына (рус. Российский индекс научного цитирования, РИНЦ) кертелгән берничә вакытлы басма ― «Фәнни Татарстан», «Научный Татарстан», «Поволжская археология», ВАКның рецензияләнә торган фәнни журналлары исемлегенә кертелгән)[3] һәм «Россия гамәли экология журналы» (рус. Российский журнал прикладной экологии) журналларын басып чыгара. «Фән» нәшрияты продукциясе күпьеллык академик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып тора.
«Фән» нәшриятының эшчәнлеге дәверендә барлык фәнни белемнәр өлкәсендә ― химия, физика, медицина, икътисад, тарих, филология, юриспруденция һ. б. өлкәләрдә 400 дән артык китап дөнья күрә[1].
2011 елда 15 000 данә, 2012 елда 31 мең данә продукция нәшер ителгән[4].
2015 елдан нәшрият программа ― аппарат нәшрият комплексы белән җиһазландырылган һәм, мөстәкыйль рәвештә, нәшрият үзе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни институтлары һәм үзәкләре, Татарстан Республикасы югары уку йортлары тарафыннан әзерләнгән басмаларны чыгара, Казанда уза торган конференцияләр, форумнар, тантаналы чараларны эш материаллары белән тәэмин итә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.