From Wikipedia, the free encyclopedia
Булат Хәмидуллин - тарихчы.
Булат Хәмидуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Булат Лирон улы Хәмидуллин |
Туган | 13 август 1968 (56 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | 80 нче мәктәп, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Һөнәре | язучы, тарихчы |
Ата-ана |
|
Сайт |
1968 елның 13 августында Казан шәһәрендә туа. 1985 елда Казанның 80-нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә. 1987–1989 елларда хәрби хезмәттә була. 1992–1995 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге каршында аспирантура тәмамлый. 1995-1997 елларда әлеге институтның шул ук бүлегендә кече фәнни хезмәткәр.
Аспирантурада уку белән бер үк вакытта 1992―1994 елларда ― «Казан» милли мәдәни үзәкнең тарих-фән бүлегендә фәнни хезмәткәр, анда тарихи эчтәлекле күргәзмәләрне оештыруда якыннан катнаша.
1998 елда Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. Башта иҗтимагый-фәнни китаплар редакциясе мөхәррире, 1999 елдан шул редакциянең мөдире.
2002 елның февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятына баш мөхәррир итеп билгеләнә, бер үк вакытта ул «Фәнни Татарстан» һәм «Научный Татарстан» журналларының баш мөхәррир урынбасары вазифаларын да башкара[1].
2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.