From Wikipedia, the free encyclopedia
Төзүче - Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендәге стадион. Бу шәһәрдәге иң зур спорт корылмаларының берсе. Стадион йөгерү юллары белән ясалма өслекле футбол кырын үҙ эченә ала. Трибуналарның сыйдырышлыгы - 9120 кеше. Стадион физик культура һәм спортны үстерү буенча шәһәр үзәкләренең берсе булып тора. Төрле елларда стадионда «Турбина», «КАМАЗ», «КамАЗ»-д, "КАМАЗ" (ж) футбол клублары матчлары узды. 2006 елга кадәр стадион «Сатурн» футбол клубының өй аренасы була.
Төзүче | |
Нигезләнү датасы | 1979 |
---|---|
Спорт төре | футбол |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Комсомол районы |
Торучы | Сатурн |
Төзүче Викиҗыентыкта |
Стадион Яр Чаллының иң борынгы спорт ареналарының берсе булып тора. Стадион төзелеше 1970 еллар ахырында шәһәрнең иске өлешендә башланды. Нәтиҗәдә, 1979 елда шәһәрлеләр тулы кыйммәтле укыту-тренировка процессын оештырырга, шулай ук республика һәм хәтта Россия дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрергә мөмкин булган спорт корылмасына ия булдылар[1] . «Төзүче» һәрвакыт физик культура белән массакүләм шөгыльләнү өчен яраткан мәйданчык, «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең спартакиадалар һәм башка һәвәскәрләр ярышлары уздыру урыны булды. 1981 елдан башлап кыш саен футбол мәйданында тимераякта массалы шуу өчен шугалак салынды. 1983 елдан 1986 елга кадәр стадионда самбо һәм спорт гимнастикасы секцияләре эшләде. Моннан тыш, авыр атлетикачылар стадионда күнегүләр ясадылар.
1970—1980 елларда стадион «Турбина» футбол клубының төп аренасы иде, ул ил чемпионатының икенче лигасында уйнады.
1991 елга кадәр стадион «Камгэсэнергострой» профсоюз комитетының спорт корылмалары идарәсе һәм «Труд» ирекле спорт җәмгыятенең спорт базасы була. 11993 елда «Төзүче» стадионында «КАМАЗ» футбол клубы Югары лигада беренче һәм икенче өй матчларын үткәрде. 1995 елдан соң стадион Яр Чаллы мэриясенең физик культура, спорт һәм туризм бүлеге балансына күчерелә[2] . 2001—2006 елларда стадионда «Сатурн» футбол клубы үз өендәге матчларын узгара
Хәзерге вакытта стадионда «Төзүче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли, ул үз эченә спортның өч төре: футбол, бокс, авыр атлетика буенча бүлекләрне ала. Шулай ук стадион шәһәр Җиңү Көне, Сабантуй, Төзүчеләр көне бәйрәмнәрен үткәрү урыны булып тора. Аның кырында медицина хезмәткәрләренең спорт ярышлары, янгынга каршы спорт төрләрендә республика ярышлары һәм башка бик күп ярышлар уза .
2016 елдан стадионда реконструкция уза[3][4]
Трибуналарының сыйдырышлыгы - 9120 кеше, шуларның:
көнбатыш (үзәк) трибуна: 6720 кеше
түбән баскыч: 3360 кеше
көнчыгыш трибуна: 2400 кеше
Стадионга керү алдыннан Яр Чаллыда иң гадәти булмаган скульптура композицияләренең берсе — «Регби уйнаучы скульптурасы» урнаштырылган, аның авторы — Илдар Ханов[5].
2009 елның августында «Төзүче» стадионында 30 сәгать 49 минут дәвамында туктаусыз эстафета үткәрелә, ул Россия рекордлар китабына иң озын эстафета буларак кертелә. Гомуми озынлыгы 60 7200 метрга сузылган эстафетада барлыгы 4799 кеше катнаша[6].
2012 елның 15 августында «Төзүче» стадионында футбол буенча Россиянең икенче җыелма командасы Бельгия яшьләр җыелма командасы белән футбол буенча матч алдыннан тренировка үткәрә[7] .
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.