Тәтеш II шәһәрчеге   — Татарстан Республикасында археологик казылма урын. Ул соңгы бронза чоры -  тимер гасыр башында (безнең эрага кадәр IX-VIII гасырларда) барлыкка килгән. Аннары Урта гасырларда Идел буе болгары, Алтын Урда чоры Тәтеш шәһәрчеген үсетерүче нигез булган, тип фаразлана. Бу традиция, хәзерге шәһәр тарихында дәвам итә [1] .

Thumb
Тәтеш II шәһәрчеге
Кыска фактлар Дәүләт, Административ-территориаль берәмлек ...
Тәтеш II шәһәрчеге
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Тәтеш районы
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Ябу
Кыска фактлар
Объект культурного наследия народов РФ федерального значенияОбъект культурного наследия России федерального значения
рег. № 161741044970006 (ЕГРОКН)
объект № 1600490000 (БД Викигида)
Ябу

Урыны

Шәһәрчек Тәтеш шәһәренең төньягында урнашкан. Бер яктан Идел елгасының урындагы халык телендә «Вшиха» дит аталган борылышының яры, көнбатыш һәм көнчыгыш ягыннан ике чокыр белән уратып алынган. Шәһәрчек мәйданы — турыпочмаклы, төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка кадәр сузылган, озынлыгы 120 м, киңлеге 20-30 м [2] .

Тикшеренү тарихы

Бистәнең барлыгы XIX гасырның икенче яртысыннан ук билгеле. Бу урында беренче археологик тикшеренү Н.Ф.Калинин тарафыннан 1949 елда үткәрелгән. Бу тикшерү барышында Тәтеш шәһәрчеге, Тәтеш II шәһәрчеге, торак пунктлар (Тәтеш һәм Богородица базары) һәм Тәтеш каберлеге булуы сүрәтләнгән.

2007 елда К.А.Руденко җитәкчелегендә Тәтеш II торак пунктын даими рәвештә өйрәнү эшен башланды. 2011 елга кадәр, тикшерүчеләр 200 квадрат метрдан артык мәйданны өйрәнделәр, бу мәдәни чыганакларның стратиграфик картинасын ачыкларга мөмкинлек бирде.

Алты катлам культуралы чыганаклар барлыгы билгеләнде. Беренче катлам XIX-XXI гасыр яткылыкларына туры килә.

1877 елда туган якны өйрәнүче С. М. Шпилевский, Тәтеш шәһәре татар кенәзе Тәтүш исеме белән бәйле башка мәгълүматлар бар дип билгели: «Хәзер таш чиркәү урнашкан урында таш биналарның берничә нигезе бар, имеш, биредә шушы кенәзнең йорты булган, диләр. Чиркәү өчен фундамент казыгыннар, берничә төр каберлек ачыла, шулай ук шактый гына татар тәңкәләре һәм төрле хатын-кыз бизәнү әйберләре, көмеш каешлар табыла, шулай ук урыны-урыны белән бил өчен яки кылыч портупиясы өчен хезмәт итә торган бляхалар табыла». С. М. Шпилевский Тетүшны даталаү XIV гасырга карый дип бирә. [3]

Шулай ук карагыз

Татарстан истәлекле урыннары

Үкереч Колтык археология комплексы

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Тышкы сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.