Русиянең Троицк шәһәрендә эшләгән татар театры From Wikipedia, the free encyclopedia
Троицк татар театры — Ырынбур губернасына (1919 елдан Чиләбе губернасына, 1923 елдан Урал өлкәсенә, 1934 елдан Чиләбе өлкәсенә) караган Троицк шәһәрендә 1910-1931 елларда (1910 елдан үзешчән театр, 1919 елдан һөнәри дәүләт театры булып) эшләгән татар театры.
Төрле елларда Троицк театрында Гыйләҗ Казанский, Мингали Надрюков[1], Исмәгыйль Илялов, Исхак Илялов, Һаҗәр Илялова, 3. Сабитов, Мохтар Мутин, Барый Тарханов, Камал II, Шакир Усманаев, С. Садыйкова, Нурия Калметова, Фәхри Сәйфетдинов, Фәризә Гобәйдуллина, Ибраһим Шаһдалиев, З.Л. Аитов, М. Миңнулла һ.б. эшли.
1921 елның маенда театр труппасында 18 кеше штатта тора (чагыштыру өчен: рус драма труппасында 26 кеше, рус күчмә драма труппасында 10 кеше).
Театр репертуарын даими яңартып тора. Аена 5 спектакль өлгертә. Шәһәрнең иҗтимагый җыелышлар бинасында һ.б. залларда татарча спектакль дә күрсәтелә торган «Көнчыгыш кичәләре» даими уздырыла.
Иң яхшы татар пьесаларын, рус һәм чит ил классикасын уйнардай труппа туплана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.