«Татарстан» радиосы – Казанда иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни темаларга тапшырулар белән чыгучы, татар һәм рус телләрендә хәбәрләр бирүче рәсми радио.
«Татарстан» радиосы | |
«Татарстан» радиосы | |
Шәһәр | |
---|---|
Ил | |
Тапшыру форматы | |
Тапшыру зонасы |
Чыбыклы радио (Татарстан), 252 кГц/68.48 МГц, |
Тапшыру башлау вакыты | |
Координатлар |
420095, Казан, Шамил Усманов ур, 9 йорт |
Нигезләүче | |
Хуҗа |
ВГТРК/Россия-1 |
Җитәкчеләр |
Тәүфик Сәгыйтов |
Сайт |
[http://trt-tv.ru/gtrk-tatarstan/peoples/radio-tatarstan//gtrk-tatarstan/peoples/radio-tatarstan/] |
Онлайн-тапшыру |
Эфирга чыгу ешлыклары һәм вакыты
Эфирга чыгу ешлыклары – 252 кГц (1190 м) һәм УКВ 68.48 Мгц. Татарстанда шулай ук чыбыклы радио аша тапшырыла. Эфир вакытлары: 6 белән 8.00 арасында, 10 белән 11.00 арасында, 12.10 белән 14.00 арасында (дүшәмбедән кала). Шимбә һәм якшәмбе – 8дән 14.00 кадәр.
Көн саен кыска дулкыннарда «Татарстан дулкынында» тапшыруы чыга: 8.10да 15110 кГц, 10.10 - 9690 кГц, 12.10 – 15195 кГц.
Тарихи белешмә
1927 елның 7 ноябрендә эфир дулкыннарында “Казан сөйли!” дигән беренче татар мәкаме яңгырый. Концерт РВ-17 дигән станция ярдәмендә 545 м ешлыкта тапшырылган. Хәзерге Горький паркы янындагы вакытлычы җиһазланган кечкенә студиядә беренче татар концерты да яңгырый. Анда шул заманның күренекле артистлары Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов һәм Солтан Габәши катнаша. Беренче җитәкче һәм диктор – Шамил Усманов.
Вакыйгаларга үтә бай утызынчы елларында биредәге төрле редакцияләрдә җаваплы урыннарда Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Галимҗан Латыйп, Гамир Насрый, Хәсән Туфан, Мин Шабай кебек олпат шәхесләр эшләгән.
[Бөек Ватан сугышы елларында] информацион программалар арттырыла... Электән тәүлегенә 2 сәгать 30 минут эшләп килгән радио 1941 елның сентябреннән 3 сәгать ярым дәвамында сөйли башлый. Элек иртәнге тапшырулар 6 сәгать 30 минутта эфирга чыкса, хәзер 5 сәгать 30 минутка күчерелә. Шул рәвешле, Верховнокомандующий приказлары һәм Совинформбюро белдерүләре Мәскәү тапшыруларыннан алда татар телендә бирелә.
1958 нче елда Татарстан радиосы инициативасы белән, автономияле республиканы берләштергән тарихи “Идел белән Урал арасында” тапшырулары эфирга чыга башлый.
[1960-1980 елларда] радио һәм телевидениенең материаль-техник базасы тагын да ныгый, Казанда һәм республиканың кайбер башка шәһәрләрендә З каналлы радио үзләштерелә, ультра-кыска дулкыннарда эш тотрыклы үсеш ала.[2]
2004 елның 22 декабрендә федераль үзәкнең унитар ВГТР компаниясе Татарстандагы филиалын төзү турында карар чыгара. 2005 елның февралендә Минтимер Шәймиев Татарстан дәүләт теле-радиокомпаниясен юкка чыгару турында боерык имзалый. Шул вакыттан бирле ТР – ВГТРК филиалы. Шул ук вакытта булган милли тапшырулар Татарстан бюджеты исәбенә чыгарыла.
Чакыру сигналлары
Татарстан радиосында Мәсгудә Шәмсетдинованың "Багышлау" әсәренең, "Пар ат" халык җырының, Александр Ключарёвның "Туган җирем – Татарстан" җырының өзекләре чакыру сигналы буларак кулланыла.
Тапшырулар
Радионың тапшырулары:[3]
- «Между Волгой и Уралом» (1958 елдан башлап)[2]
- “Яңа көн” (рус. “Новый день”)
- “Татарстан дулкынында” (рус. “На волне Татарстана”, 1990-елларда барлыкка килә)[2]
- “Пар канатлар” (рус. Дружные семьи республики)
- “Яшьлек аланы” (рус. «Время молодых»)
- “Киләчәккә карап”
- “Көмеш кыңгырау”
- “Сердәшханә”
- “Табигать дуслары”
- “Язучылар – балаларга” (рус. Писатели детям)
- Тел күрке – сүз (1975 елдан башлап)
- Гөлбакча
- Доброе братство — лучшее богатство
- Депутатский канал (тат. “Депутат каналы”)
- Музыкальные передачи (тат. Музыкаль тапшырулар)
- Литературные программы (тат. Әдәби тапшырулар)
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.