Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Талха Гыйниятуллин, Талха Җомабай улы Гыйниятуллин (псевдонимы Анатолий Генатулин, баш. Талха Йомабай улы Ғиниәтуллин, рус. Анатолий Юмабаевич Генатулин, 1925 елның 20 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз — 2019 елның 7 ноябре, РФ, БР, Учалы) — рус телендә иҗат итүче язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). БР халык язучысы (2010[2]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан).
Талха Гыйниятуллин | |
---|---|
Талха Гыйниятуллин | |
Тугач бирелгән исеме: | Талха Җомабай улы Гыйниятуллин |
Псевдонимнар: | Анатолий Генатулин |
Туу датасы: | 20 апрель 1925 |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз авылы |
Үлем датасы: | 7 ноябрь 2019 (94 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, БР, Учалы |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1950-2019 |
Юнәлеш: | хәрби |
Жанр: | проза |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | 1961 |
Премияләр: | С. Аксаков премиясе (2008) |
Бүләкләр: | (1985) |
Яшәү җире | Знаменски урамы[d], Мәскәү[1] |
1925 елның 20 апрелендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Ураз авылында туган. Ятим үскән. Ташкәнт шәһәрендә ФЗӨдә укый.
1943 елга кадәр Уралда фрезерлаучы булып эшли. 3 ай снайперлар мәктәбендә укый. 1943 елдан фронтның алгы сызыгында. Ленинград янында, Карелия муентыгында сугышларда катнаша. Берничә кат яралана. Җиңүне Алмания җирендә каршылый. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, Украинада хезмәт итә. Армиядән кайткач, Кызыл Ялан ГЭСы төзелешендә эшли. 1955 елдан Мәскәүдә яши[3], авылына кайтып йөри. Соңгы елларында Учалыда яши. 2019 елның 7 ноябрендә 95нче яшендә вафат була[4].
Читтән торып Мәскәү әдәбият институтын (1966) тәмамлый. 1950-еллар башыннан Э. М. Ремарк, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов хикәяләре тәэсирендә сугыш турында хикәяләр яза башлый, ләкин фаҗигане артык ачык тасвирлавы аркасында аларны бастырмыйлар. 1961 елда «Дружба народов» журналында беренче хикәясе басыла. 1969 елда беренче хикәяләр китабы нәшер ителә. Бары тик 1982 елда басылган «Һөҗүм» (рус. Атака) повесте белән генә үзен хәрби темага язучы итеп таныта[5].
2020 елда Башкортстанның халык язучысы Әмир Әминов Талха Гыйниятуллинның тормышы һәм иҗат юлына багышланган «Сит бауыр» (Чужой) дигән әсәр (жанры ― повесть-диссертация) язган. [6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.