From Wikipedia, the free encyclopedia
Сергей Рытов (20 июнь(3 июль) 1908 ел, Харьков — 22 октябрь 1996, Мәскәү) — совет галиме, радиофизика өлкәсендә белгеч. 1968 елның 26 ноябреннән СССР Фәннәр академиясенең гомуми физика һәм астрономия (радиотехника һәм электроника) бүлеге буенча әгъза-корреспонденты. (1991 елдан РФА-ның әгъза — корреспонденты).
Сергей Рытов | |
---|---|
Туган | 20 июнь (3 июль) 1908[1] Харьков, Россия империясе[2][1] |
Үлгән | 22 октябрь 1996[1] (88 яшь) Мәскәү, Россия[1] |
Күмү урыны | Тын зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | физик |
Эш бирүче | П. Н. Лебедев исемендәге РФА Физика институты[d], Радиотехнический институт имени академика А. Л. Минца[d] һәм Мәскәү физика-техника институты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | РФА әгъза-корреспонденты[d] |
Рытов Сергей Михайлович Харьковта яһүд гаиләсендә туган[3][4]. Ата-анасы никахка керер алдыннан лютеранлык кабул итәләр[5]. Атасы, Рылов Михаил Михайлович, коммерция белеме алган, «Блок» фирмасында, соңрак Рәсәйне шариклы подшипниклар белән тәэмин итүче SKF швед фирмасында идарәче булып эшли.
Сергей бала чагында полиомиелит белән авырый. Аңа ике яшь булганда, гаилә Мәскәүгә күченә. 1916 елда, ата-анасы аерылыша. Атасы яңа гаилә кора. Өлкән кызы Нина атасы белән торып кала, ә Сергей әнисе Евгения Владимировна (Розалия Евсеевна) Волькензон белән яши. Ул 1916-1917 елларда Е. Б. Вахтангов студиясендә актриса булып эшли.
1916 елда Мәскәүдә укый башлый. 1918-1920 елларда атасы белән Одессада (анда атасының агасы — присяжный поверенный Владимир Моисеевич Рытов яши) һәм 1920-1922 елларда әнисе белән Харьковта яши. Иртә ятим кала (1922 елда атасы вафат була, әнисе 1924 елда). Медицина нәшриятында мөхәррир булып эшләгән 28 яшьлек ике туган апае Рахиль Моисеевна Брейнин аны үз карамагына ала. Сергей Михайлович 1925 елда 10 нчы Мәскәү мәктәбен тәмамлый. Аннары аны 1-нче Мәскәү дәүләт университетына укырга җибәрәләр[6]. 1930 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлый, МДУ янындагы физика фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына укырга керә. Мәскәү дәүләт университетында (1930-1932, 1934-1938), шулай ук ГИФТИ-да (1932-1934, 1945-1947 еллар) һәм МФТИ-да (1947-1978) физика һәм математиканы укыта[7]. 1933 елда академик Л. И. Мандельштам җитәкчелегендә аспирантураны «тирбәлүләр теориясе» белгечлеге буенча тәмамлый.
1934-1958 елларда СССР Фәннәр академиясенең Физика институтының (ФИАН) оптик лабораториясендә эшли. 1935 елда ультратавыш дулкыннарында яктылыкның таркалуын тикшерә башлый. 1937 елда бер төрле булмаган мөхиттә дулкыннар төзелешен анализлауның нәтиҗәле ысулын (Рытов методы) — дулкыннарның таралуын өйрәнүнең көчле коралын тәкъдим итә. 1938 елда тирбәлүләр теориясе үсешенә зур йогынты ясаган «Модулированные колебания и волны» темасына докторлык диссертациясе яклый[8].
1947 елда профессор, гомуми физика кафедрасы мөдире, ә 1949 елдан — МДУ-ның, 1951 елдан — МФТИ-ның физика-техник факультетында радиофизика кафедрасы мөдире булып эшли[9]. 1947 елда А. Д. Сахаровның «Теория ядерных переходов» диссертациясен яклау буенча Фәннәр академиясенең Физика институтында яшерен тавыш бирү буенча комиссия әгъзасы була. 1949 елның 24 маенда Фәннәр академиясенең Физика институты гыйльми советы утырышында рәислек итүче институт директоры С. И. Вавилов коллегалары С. Э. Хайкин, Я. Л. Альпер, В. Л. Гинзбург һәм М. А. Марков белән бергә С. М. Рытовны «космополитик хаталар» ясауда гаепли[10]. Шул ук утырышта аны А. П. Комар каты тәнкыйтьли.
1950 елның 12 гыйнварында С. М. Рытов Фәннәр академиясенең Физика институты гыйльми советы составыннан чыгарыла һәм тирбәлүләр лабораториясе мөдире урынбасары вазифасыннан алына.
1958 елда С. M. Рытов академик А. Л. Минц чакыруы буенча СССР Фәннәр академиясенең РТИ радиофизик лабораториясен җитәкли (1980-нче еллардан — теоретик бүлек мөдире). Аның эшләре җир өстендә радио мәгълүмат комплексларын эшләү һәм булдыру белән бәйле принципиаль физик мәсьәләләрне өйрәнүгә кагыла: атмосфера төрлелегенең ерак арага тәэсир итүче радиолокаторлар характеристикасына йогынтысын өйрәнү аз тавышлы параметрик көчәйткечләр эшләү һәм булдыру, радиолокация сигналларын эшкәртүнең акусто-оптик ысулларын эшләү, ерак арага тәэсир итүче радиолокация мәнфәгатендә ионосфераны ракеталар һәм Җирнең ясалма юлдашлары ярдәмендә өйрәнү[8].
Дон зыяратында җирләнгән[11].
С. М. Рытов фундаменталь өлеш керткән өлкәләрне шартлы рәвештә өч зур төркемгә бүлергә мөмкин.[12]:
С. M. Рытов молекуляр яктылыкның таралуының гомуми феноменологик теориясен эшли, ул Мандельштам-Бриллюэн спектрын һәм деполяризацияләнгән нурланышны, шулай ук энтропия тирбәлүе аркасында таралу спектрын анализлауны үз эченә ала. Күп санлы тәҗрибәләр белән расланган бу теория гомуми танылу ала. Үзенең эшләрендә электромагнит дулкыннарны кире дилектрик даимилы катламнан чагылышы мәсьәләсен катгый хәл итә, анисотропик мөхитләрдә электромагнит дулкыннар таралу вакытында Пойнтинг векторы, төркем тизлеге векторы һәм энергетик тыгызлык арасындагы бәйләнешне тикшерә.
Ул электродинамикада җылылык флуктуациясе теориясенә нигез салучыларның берсе.
Ул үстергән радиофизик мәсьәләләрне анализлауның кайбер ысуллары шулкадәр еш кулланыла, хәтта аларны «халыкныкы» дип кабул итәләр[7].
С. M. Рытов — популяр физика дәреслекләренең аерым бүлекләре авторы. Русиядә аның «Введение в статистическую радиофизику» дәреслеге яхшы билгеле. Монографиянең яңадан каралган басмасы чит илдә 4 томда басылып чыга һәм киң танылу ала. Шулай, 2021 елның октябренә, Google Scholar сайты мәгълүматлары буенча, басмадан 1468 тапкыр күчермә китерелгән.
Профессор Рытов үзенең укытучысы, рус галиме Л. И. Мандельштам традицияләрен дәвам итә һәм үзенең фәнни мәктәбен булдыра. Бу җәһәттән аңа билгеле Мәскәү профессорлары Татарский В. И., Левин М. Л., Кравцов Ю. А. һәм радиофизика буенча Бөтен Мәскәү семинарының башка катнашучылары ярдәм итә. Семинарда Мәскәү гыйльми-тикшеренү институтының планлаштырылган эше генә түгел, шулай ук физикларның зур игътибарын җәлеп иткән, башлангыч гомуми физик тикшеренүләр карала. Физиклар Кравцов Ю. А., Яковлев В. П., Муратов Р. З., З. И. Фейзуллин, В. В. Караваева, В. В. Сазонов, С. П. Ефимов, А.B Шмелев, В. Г. Полевой, С. В. Бирюков, Л. А. Апресян аның мәктәбеннән чыкканнар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.