Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рөстәм Фәткуллин, Рөстәм Мулланур улы Фәткуллин (1958 елның 1 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — режиссер, Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы доценты, Казан театр училищесынең актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм кылычбазлык укытучысы. «Болакта» Яшьләр театрын оештыручыларның берсе һәм баш режиссеры. РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. ТР һәм РФ сәнгать әһелләре берлекләре әгъзасы.
Рөстәм Фәткуллин | |
Туганда бирелгән исеме: |
Рөстәм Мулланур улы Фәткуллин |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
режиссер, педагог |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1980 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе РФ атказанган мәдәният хезмәткәре |
Рустем Фаткуллин |
1958 елның 1 февралендә Казанда туган. Әтисе Мулланур Вафа улы Фәткуллин Халхин-Гол һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бертуганы Эдуард. Рөстәм Мулланур улының театр белән беренче танышуы 9нчы сыйныфта була. Халык театры спектакльләрендә катнаша һәм А. П. Чехов, М. А. Светлов, А. В. Вампилов һ. б. драматургиясе белән таныша. «Үзешчән театр коллективы режиссеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (1979), Мәскәүдә Щукин училищесы (2003 елдан Борис Щукин исемендәге Театр институты) каршында аспирантураны, ГИТИСта югары режиссерлык курсларын тәмамлаган.
Казан театр училищесынең актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм кылычбазлык (фехтование) укытучысы булып эшли.
2009 елдан Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасында укыта, опера студиясе режиссеры [1].
2010 елда Казан театр училищесын тәмамлаган үз студентлары белән дәүләт карамагында булмаган «Болакта» Яшьләр театрын оештыра [2] [3]. Әлеге театрда, беренче итеп, Евгений Гришковецның «Кыш» (рус. Зима) әсәрен сәхнәләштерә.
25 драма, 11 опера спектакле куйган. Музыкаль һәм драматик жанрдагы күренекле эшләре: Е. Гришковецның «Кыш» (рус. Зима) әсәре мотивлары буенча сәхнә фантазиясе, Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе, Б. Шоуның «Пигмалион»ы, Казан кремлендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы, М. Зощенко хикәяләре буенча «Гаҗәеп очрак», С. Сәйдәшев — М. Юдин «Хафизаләм, иркәм» (Г. Камал әсәре буенча), Э. Хемингуэйның «Җенле», Кен Людвиг «Примадонналар», Уильям Шекспир «Шахмат уены», Август Стриндберг «Фрекен Жюли», Вольфганг Амадей Моцарт «Дон Жуан» һәм башкалар.
Шәкертләре арасында (опера студиясе буенча): Дамир Закиров, Татьяна Закирова, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, Диләрә Хәйретдинова, Эльза Исламова һ. б.
Кызы Наилә, «Болакта» Яшьләр театры актрисасы, режиссеры, КТУ сәхнә хәрәкәте укытучысы[5].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.