Remove ads
галим-ботаник, эколог, җәмәгатьче. From Wikipedia, the free encyclopedia
Миңлебаев Руфил Гафар улы (18 сентябрь, 1931 ел — 20 июнь, 2013 ел) — галим-ботаник, эколог, җәмәгатьче. 1963 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, 2006 елга кадәр ботаника кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1970-1975 һәм 1980-1991 елларда биология факультеты деканы. 1970-2013 елларда ССРБ һәм Россия Ботаника җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе. Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1998), биология фәннәре докторы (1969), профессор (1970). Башкорт АССР-ының атказанган фән эшлеклесе (1977), ССРБ‑ның югары белем бирү отличнигы (1981), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1999).
Руфил Гафар улы Миңлебаев 1931 елның 18 сентябрендә Башкорт АССР-ының Яңавыл районы Айбүләк авылында туган.
Яңавылның 1-нче мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогия институтына укырга керә. 1954 елда институтны уңышлы тәмамлап, шунда ук эшләргә кала. Диссертация яклап, «биология фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсен ала.
1963 елдан бирле фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм тормышы тулысынча Уфа һәм Башкорт дәүләт университеты белән бәйле.
1976 елга кадәр ботаника кафедрасын җитәкли. Шул ук вакытта 1970-1975 һәм 1980-1991 елларда Башкорт дәүләт университетының биология факультетында БГУ декан була.
1969 елдан — биология фәннәре докторы, бер елдан — профессор.
1998 елда Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.
2013 елның 20 июнендә 82 яшендә вафат була һәм Уфада җирләнә.
Гомуми экологиянең көнүзәк проблемаларына, туфрак үләннәре, чүп үләннәрен, ботаник табигать һәйкәлләренең флорасын, файдалы үсемлекләрнең ресурсларын өйрәнүгә, ачыклауга һәм аларны саклауга багышланган.
Туфрак альгологиясе буенча гыйльми юнәлешкә нигез салучы.
Профессор методик әсбаплар булдыруга да игътибарны нык билгели. Шулай ук, талиплар, белгечләр, галимнәр арасында бер ук кызыксыну уяткан басмаларның авторы да.
Мәсәлән:
270 хезмәт, шул исәптән 5 монография, 7 уку әсбабы авторы, шулар арасында:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.