Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Розалия Хәйдәр кызы Насретдинова (1997 елның 10 феврале, Мәскәү, Россия) — Россия йөзүчесе. Россия Федерациясе атказанган спорт остасы (2017). Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы (2016), кыска суда йөзү буенча Европа чемпионы (2013). 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашучы[1].
Розалия Насретдинова 1997 елның 10 февралендә Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар[2]. Чыгышы буенча Нижгар өлкәсенең Сафаҗай авылыннан. Розалиянең әтисе Хайдәр Насретдинов Сафаҗай мәктәбен тәмамлап, Мәскәүгә китеп урнаша, Бозлау кызы Галия белән гаилә кора. Хайдәр үзе яшь вакытта спорт белән актив шөгыльләнде, волейбол белән мавыкты. Спортны яратканга күрә ул кызын “Локомотив” спорт мәктәбенең йөзү секциясенә бирә.[3] Розалия Сафаҗайга даими каникулга кайтып йөри.[4]
Спортчы буларак Мәскәүнең «Локомотив» спорт клубында тәрбияләнгән, беренче тренеры — Александр Немтырев[5]. Яшьүсмерләр турнирларының күп тапкырлар призёры.
2012 елгы Европа чемпионатында Россия катнаш дүртлек составында икенче урын яулый. Чемпионатта Россия рекордын куя.
2013 елгы Европа чемпионатында ирекле стиль белән 4×50 метрга эстафетада Русия рекордын куюда, шулай ук 4×50 метрга комплекслы эстафетада һәм 4х50 метрга катнаш эстафетада дөнья рекордларын куюда катнаша.
2014 елгы Европа чемпионатында катнаш эстафетада Розалия Насретдинова Русия җыелма команда составында Европа рекордын куя, әмма җиңүчеләр — америкалылар дөнья рекордын куя.
2014 елгы яшүсмерләр Олимпия уеннарында Розалия баттерфляй белән 50 метр дистанциягә һәм ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзүдә ике алтын, шулай ук ирекле стиль белән 4х100 метрга эстафетада көмеш медаль яулый[6].
2015 елгы җәйге Универсиада 4×100 метр эстафетада бакыр медаль яулаый һәм ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә җиңүче була[7]. 2016 елда дөнья чемпионатында ирекле стиль белән 4×50 м катнаш эстафетада алтын медаль яулый[8].
2016 елның ноябрендә Розалия Насретдинова ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Россия рекорды белән беренче килә. Үзенең үк алдагы Русия рекордын 0,06 секундка яхшырта (24,06 секунд)[2].
2017 елның 26 июнендә Русия Федерациясе спорт министрлыгы Розалия Насретдинованың «Россиянең Атказанган спорт остасы» дигән мактаулы спорт исемен бирү турында 83-нг номерлы боерыгын бастырып чыгара[9].
Русия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты студенты[5].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.