From Wikipedia, the free encyclopedia
Ренат Габдрахман улы Гаффаров — татар хикәячесе, публицисты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2004).
Ренат Гаффар | |
---|---|
Файл:R-gaffar.gif | |
Туган телдә исем | Ренат Габдрахман улы Гаффаров |
Туган | 11 апрель 1951 (73 яшь) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы |
Һөнәре | язучы |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе (1988 ел) |
Хикәяче, публицист Ренат Гаффар (Ренат Габдрахман улы Гаффаров) 1951 елның 11 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күп кенә каләм ияләренә канат биргән Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы тормыш юлы тулаемы белән газета-журнал редакцияләрендә мөхәррирлек хезмәтенә багышланган дип әйтергә мөмкин: егерме елга якын ул республиканың үзәк газетасы «Социалистик Татарстан» редакциясендә әдәби хезмәткәр, мөхбир-корреспондент, «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире (1992-1994), гомумтатар газетасы «Татар иле»нең баш мөхәррире (1995-1996), «Салават күпере» балалар журналында бүлек мөхәррире (1997-2003) вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли.
Ренат Гаффар әдәби иҗат эше белән мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый. Узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан башлап «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында, соңга таба «Идел», «Салават күпере», «Мәдәни җомга» һәм башка матбугат басмаларында аның байтак санда көлкеле, төртмәле-сатирик хикәяләре, миниатюралары дөнья күрә, сәхнәдә, радио тапшыруларында еш яңгырый. Юмор-сатира өлкәсендә Ренат Гаффар заманча яңгырашлы, халык авыз иҗатына якын үз стилен булдырырга тырыша. 2004 елда аның шул юнәлештә иҗат ителгән юмор-сатира әсәрләрен эченә алган «Калай түбәдә эт эзе» дигән беренче китабы басылып чыга. Хикәяче шулай ук бүгенге катлаулы җәмгыятьнең төрле четерекле проблемаларын кузгаткан публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга яхшы таныш. Журналистикада ирешкән казанышлары өчен ул 1988 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
Р.Гаффар — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Калай түбәдә эт эзе: төртмәле хикәяләр, эстрада миниатюралары. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2004. — 100 б. — 2000 д.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.