From Wikipedia, the free encyclopedia
Рамазан Фәтхулла улы Янбәков (баш. Йәнбәков Рамаҙан Фәтхулла улы) (15.3.1934, БАССР‑ның Баймак районы Байыш а.) -җырчы. БАССР‑ның халык (1982) һәм атказанган (1971) артисты.
БДУ‑ны тәмамлаган (1961)[2].
1957-59 елларда Башкорт АССР-ы Министрлар Советы эргәсендәге Радиотапшырулар һәм ТВ комитетының хор солисты, 1961 елдан алып Уфа муз.-пед. училищесында укыта, 1963-94 елларда Башкорт филармониясенең солист-вокалисты. Озын көй башкару традицияләрен дәвам итүче. Үзенчәлекле, бай һәм йомшак тавышлы җырчы. Башкару манерасы җыр асылын тирәнтен аңлау, аны нечкә тоемлау, ачык тасвирлылык белән аерылып тора.
Репертуарында классик "Абдрахман кантон", "Җирән кашка", "Ильяс", "Сәлимәкәй", "Сибай", "Уел", "Шәүрә", "Элмәлек", "Юлкотлы" башкорт халык җырлары; М.М.Вәлиев, З.Г.Исмәгыйлев, К.Ш.Кәримов, Ш.З.Колбарисов, Х.Ф.Әхмәтов һ.б. җырлары һәм романслары. ССРБ буйлап гастрольләрдә була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.