From Wikipedia, the free encyclopedia
Банкир белән бутамагыз
Равил Кәримов | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Мотыйгулла улы Кәримов |
Туган | 19 май 1952 (72 яшь) Мостафа, Бакалы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР → РФ |
Һөнәре | янгыннан саклану хезмәте башлыгы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Равил Кәримов, Равил Мотыйгулла улы Кәримов (1952 елның 19 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы, Мостафа) ― Башкортстанның Уфа шәһәре шәһәр округы Янгыннан саклану идарәсе МБУ начальнигы, полковник. Россия Федерациясенең атказанган янгын сагы хезмәткәре (2021).
1952 елның 19 маенда Башкортстан АССРның Бакалы районы Мостафа авылында туа. Мостафа мәктәбендә 8 сыйныфны бетергәч, Бакалыда техник училищеда тракторчы – машинист һөнәренә укый. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын, Свердловск янгынга каршы тору техник училищесын тәмамлый.
1970 - 1972 елларда хәрби хезмәтне үти.
Янгыннан саклану буенча хезмәтләренә патентлары бар[2].
Оешкан көненнән алып (1999), якташлыкның башкарма комитеты рәисе.
Үзенең “Мостафа чишмәләре” китабында туган авылының табигате, хөрмәтле шәхесләре турында олы мәхәббәт белән сөйли[5].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.