Пуэрто-Рикода азчылык дине From Wikipedia, the free encyclopedia
Пуэрто-Рикода ислам (исп. El Islam en Puerto Rico, ингл. Islam in Puerto Rico, гарәп. الإسلام في بورتوريكو) ― азчылык дине. 2007 елда халык санын алу мәгълүматы буенча, Пуэрто-Рикода 5 000 нән артык мөселман яшәгән, бу.ил халкының (3,2 млн кеше, 2020 елга) якынча 0,13 % ын тәшкил иткән [1] [2][3].
Пуэрто-Рикода ислам | |
Дәүләт | Америка Кушма Штатлары |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Пуэрто-Рико |
Пуэрто-Рикода ислам Викиҗыентыкта |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Пуэрто-Рико мәчет / Ислам үзәкләренең фотосурәтләре. | |
Пуэрто-Рикода өстенлекле дин ― христианлык, христианнар ил халкының 97 % ын тәшкил итә (56 % католиклар, 33 % протестантлар, башка христианнар, 1 % православие диндарлары), 8 % халык бер динне дә тотмый, 3 % ― башка диннәр (0, 13 % Ислам, 0,09 % Һинд дине, 0,07 % Яһүд дине, 0,03 % Буддачылык һ. б.) тарафдары [4].
Пуэрто-Рикода Ислам тарихын 1493 елдан исәпләргә мөмкин: ул елны утрауны испаннар яулап алган, колониягә әйләндергән һәм Африкадан коллар, шул исәптән, гарәп колларын алып килгән. Африка һәм гарәп коллары какао, кофе һәм шикәр җитештерүдә эшләргә, шулай ук өй хуҗалыгы белән шөгыльләнергә тиеш булган. Кырыс шартларда яшәү, колларга үз диннәрен тотарга ирек булмау утрауда ислам дине йогынтысы кимүгә китергән. 1898 елның 25 июлендә утрауны АКШ яулап алгач, мөселман колларга һәм метисларга билгеле күләмдә дин тоту иреге бирелә.
Ислам дине Кариб диңгезе бассейнында бик яхшы таныш түгел. Хәзерге вакытта ул 1950-елларда башланган уяну процессында. Пуэрто-Рикода Фәлистыйн, Пакистан һәм Мисыр мөселман җәмгыятьләре яшәсә дә, җирле халык вәкилләреннән оешкан Латин-Кариб ислам берләшмәсе үсә. Хәзерге заман Пуэрто-Рико Ислам җәмгыятенең нигезен Фәлистыйннан һәм Иорданиядән күчеп килгән мөһаҗирләр һәм аларның нәселе тәшкил итә. Гарәп мөһаҗирләрнең күбесе 1958-1962 елларда килгән.
Пуэрто-Рико мөселманнарының зур күпчелеге утрауның үзәк төбәгендә, илнең башкаласы Сан-Хуаннан көньякта урнашкан Кагуас шәһәрендә [5] һәм борынгы Рио Пьедрас шәһәрендә (Сан-Хуанга 1951 елда район (баррио) буларак кушылган [6][7]) яши. Алар биредә рестораннар белән идарә итә, ювелир һәм кием кибетләре тота. Падре Колон урамындагы (Calle Padre Colón) мәчет бөтен җәмгыятькә хезмәт күрсәтә [8].
Бүген төбәкнең иң көчле дини тенденцияләреннән берсе ― кара тәнле кариблылар арасында Ислам динен кабул итүчеләр арта бару. Күп кенә кара тәнле кариблылар өчен бүген үзенең тамырларын, чыгышын эзләү дингә килү өчен көчле мотив бирүче фактор булып тора [8].
Ислам диненә яңа мөрәҗәгать иткән мөселманнар саны 1 500 кешедән арта, шулар эчендә 300 е – төрмәдә ябылуда булган кешеләр [9].
Хәзерге вакытта Пуэрто-Рикода унлап мәчет бар. Пуэрто-Рико ислам җәмгыятенең мәчет / ислам үзәкләре барлык утрау территориясендә: Агуадилья (Пальмар районы, PR-111.), Аресибо, Атильо, Вега-Альта, Монтехидра, Понсе, Фахардо, Хайуйя һәм Сан-Хуан шәһәрләрендә таралып урнашкан [10]. Монтехидра һәм Вега Альта мәчетләре ― алар арасында иң активлары.
Төньяк Американың Америка мөселман ассоциациясе (American Muslim Association of North America, AMANA) Кайей шәһәрендә офис ачкан.
Илнең башкаласы Сан-Хуанның көньягында урнашкан Монтехидра бистәсендәге мәчет каршында Ән-Нур ислам уку йорты эшли. Биредә балаларга ислам нигезләре һәм гарәп теле өйрәтелә. 2015 елда мәктәп каршында беренче «Ислам скаутлары җәмгыяте» оештырылган. Мәктәптә укучылар арасында мөслимә кыз балалар күпчелекне тәшкил итә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.