From Wikipedia, the free encyclopedia
Популяция тыгымы (яки генетик тыгымы) - популяция яки биологик төрнең зур өлешенең юк ителүе яки башка вәзгыять нәтиҗәсендә үрчү мөмкинлеген югалту белән бәйле эволюцион вакыйга.[1]
Бу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар. Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк. |
Популяция тыгымы | |
Популяция тыгымы Викиҗыентыкта |
Эволюцион биологы Ричард Даукинс (2004) бар кешеләрнең дә анасыннан тапшырылган митохондриядагы ДНК һәм атасыннан тапшырылган Y хромосомадагы ДНК төзелешләре 140 000 һәм 60 000 ел элек бердәм булулары турында фаразларын тәкъдим итә. Ягъни, бүген яшәгән барлык кешеләрнең бердәм борынгы анасы булган хатын (Митохондриаль Һава) 140 000 ел элек яшәгән, бердәм борыңгы бабасы булган ир (Y-хромосомалы Адәм) 60 000 белән 90 000 ел элек яшәгән.[2] Бүгенгә билгеле фәнни мәгълүмат бу саннарның дөрес булмавына ишарәли. 2009нче елгы фаразлар буенча, Митохондриаль Һава 200 000 ел тирәсе, Y-хромосомалы Адәм исә 140 000 ел тирәсе элек яшәгән диелә.
Тоба һәлакәте теориясе буенча, якынча 70 000 ел элек урын алган Индонезияның Тоба супер-янартавының атылуы зур дәрәҗәдәге табигый мохитның үзгәрүенә китерә. Аның нәтиҗәсендә кеше популяциясе бәлкем 15 000 индивидка кадәр төшереп кеше популяциясендә тыгым туа. Теория тиз урын алган климат үзгәрүе турындагы геологик мәгълүмат һәм экстраполяция кешеләрнең кайбер геннарның төзелеше бу заман тирәсендә бердәм булуын (мәсәлән митохондриядагы ДНК, Y-хромосома һәм башка кайбер төш геннары))[3] һәм кешеләрнең чагыштырмача түбән генетик аерылмасы булуына нигезләнә.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.