табиб-уролог, ГИДУВ доценты From Wikipedia, the free encyclopedia
Нәҗип Ситдыйков, Нәҗип Халик улы Ситдыйков (1900 елның 27 декабре, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Мәчкәрә — ?, СССР, РСФСР, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан табиб-уролог, медицина фәннәре кандидаты, доцент, ТАССР атказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы. 1953—1961 елларда ГИДУВта (Казан медицина академиясе) урология кафедрасын оештыручы һәм беренче мөдире. Фәнни хезмәтләре гомуми һәм реконструктив хирургия, урология, онкоурологиянең төрле мәсьәләләренә багышланган.
Нәҗип Ситдыйков | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәҗип Халик улы Ситдыйков |
Туган | 27 декабрь 1900 РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Мәчкәрә |
Үлгән | билгесез СССР, РСФСР, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Һөнәре | табиб-уролог, галим |
Балалар | улы Эдуард, табиб |
Бүләк һәм премияләре | ТАССР атказанган табибы |
1900 елның 27 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Кукмара районы) (вариант: Арча районында[1]) Мәчкәрә авылында туган. 1927 елда «хирург» белгечлеге буенча Казан университетының медицина факультетын (1930 елдан КДМИ) тәмамлаган.
1931 елда хезмәт юлын ГИДУВта беренче клиник хирургия хастаханәсендә профессор В. Л. Боголюбов (соңрак профессор Ю. А. Ратнер) кул астында ординатор буларак башлый. Ординатурада өч ел укып, ул клиник хирургия буенча яхшы әзерлек ала. 1940 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Операцияләр ясый, параллель рәвештә агулаучы матдәләрнең организмнар эшчәнлегенә йогынтысын өйрәнү буенча эксперименталь тикшеренүләр үткәрә. 1938—1941 елларда ГИДУВның хирургия факультеты деканы урынбасары.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк — хирургия бүлеге башлыгы. Фронтта санитар поезды башлыгы, кыр госпитальләрендә әйдәүче хирург булып хезмәт итә. Сидек куыгы уретрасы җәрәхәтләнгән вакытта торгызу хирургиясе алымнарын эшли. Чолганышта калып, әсирлеккә эләгә, әсирлектән кача. 1944 елда Казанга кайта. Дуслары һәм хезмәттәшләре намуслы исемен саклап калырга ярдәм итә. Яңадан ГИДУВта хирургия бүлегендә эшлә башлый[2].
Нәҗип Ситдыйков — ТАССРның беренче профессионал-урологы. 1951 елда аның катнашында ГИДУВта урология кафедрасы ачыла һәм 1953—1961 елларда доцент Н. Х. Ситдыйков кафедра мөдире була[3]. Кафедрада урология буенча белгечлек курсларында, клиник ординатурада һәм эш урынында якын төбәкләр өчен йөздән артык табиб әзерләгән.
Н. Х. Ситдыйков фәнни, табиблык һәм педагогик эшчәнлекне бергә алып бара. Гомуми һәм реконструктив хирургия, урология, онкоурологиянең төрле мәсьәләләре буенча 23 фәнни эш авторы. Аның җитәкчелегендә 3 кандидатлык диссертациясе якланган, 50 дән артык фәнни эше, шул исәптән бер монографиясе басылган.
Каты авырудан соң, Мәскәүдә ясалган операцияне күтәрә алмыйча, вафат була.
Улы Эдуард (1931—2016), профессор, фән докторы, ТР ФА академигы[4][5]; оныклары: Марина, профессор, кафедра мөдире [6]; Елена, теш табибы, фән кандидаты.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.