From Wikipedia, the free encyclopedia
Никоти́н - пасленчалар (Solanaceae) гаиләлеге үсемлекләрендә, аеруча тәмәке, махоркада, бик аз күләмдә томат, бәрәңге, бадымжан, яшел борычта тупланучы алкалоид[1]
Никотин | ||
Химик берләшмә | ||
---|---|---|
Химик мәгълүмат | ||
Формула | C10H14N2 | |
Мол. маса | 162,26 г/моль | |
SMILES | & | |
Физик мәгълүмат | ||
Куелыгы | 1.01 г/см³ | |
Эрү температурасы | -79 °C (-110 °F) | |
Кайнау температурасы | 247 °C (477 °F) | |
Фармакологик мәгълүмат | ||
Биологик ирешү | 20 to 45% | |
Метаболизм | гепатичний | |
Ярымтаркалыш чоры | 2 ел | |
Бүленүләре | ? | |
Сәүдә маркасы | ? | |
Терапевтик кисәтүләр | ||
Йөклелек категориясе |
D(АКШ) | |
Кануни статус | ||
Бәйлелек | уртачадан алып көчлегә кадәр | |
Куллану алымнары | тәмәкечелек (төтен, махорка ш.у.), иснәү, чәйнәү, тән аша (пластырьі, никогель, паста), ингалляция |
Никотин алкалоидлары шулай ук кока яфракларында бар. Никотин коры тәмәкенең 0,3 - 5 % авырлыгын тәшкил итә, махоркада 2,2 %. Никотинның биосинтезы тамырда, ә никотин туплануы яфракларда уза. Никотин — көчле бөҗәкләргә тәэсир итүче нейротоксин һәм кардиотоксин; шунлыктан элек бөҗәк үтергеч буларак файдаланылган.
Тәмәке төтененең составында 30лап химик матдәнең (никотин, аммиак, синил әчелеге, исле газ, никел, хром, мышаяк һәм башкалар) никотин – иң куркынычы. Әлеге алкалоид тәмәкенең барлык төрләренә дә керә һәм 0,68-4,8 % тәшкил итә. Кешене үтерү өчен аның 0,08-0,16 граммы (20-25 папирос) да җитә. Әгъзәләргә кергән никотинның бер өлеше бик тиз тарала, ләкин шул кыска вакытта да ул бар организмны агуларга өлгерә. Агулану беренче тапкыр тәмәке тартканда аеруча сизелә. Мондый чакта кеше хәлсезләнә, колак һәм баш шаулый, йөз агара, селәгәй ага, укшыта, йөрәк кага, хәтта аң югалтып егылырга мөмкин. Берничә тәмәке тартканнан соң, кеше аңа шулкадәр ияләшә ки: организмда үзгәрешләр башлана. Агулы матдә беренче чиратта үзәк нерв системасын, йөрәк-кан тамырларын зарарлый. Соңыннан башка әгъзаларга – үпкәгә, бавырга, ашказанына чират җитә. Әгәр бүлмәдә тәмәке тартучы бар икән, тәмәке төтене барлык кешене дә агулый. Аларның организмында да үзгәрешләр башлануы ихтимал.[2]
Никотин йөрәк кыскаруларын 15-20 %-ка көчсезләндерә, йөрәк-кан тамырлары системасын күтәренке режимда эшләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә кан тамырлары кысыла, инфаркт булырга мөмкин. Тәмәке тарту шулай ук тирә-яктагы кешеләр өчен дә куркыныч. Тартучы ата-аналарның балалары йөткерү белән интегә, аларда бронхит һәм пневмония авыруы үсү куркынычы арта. Төрле органнар һәм системаларның, беренче чиратта йөрәк һәм баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозыла. Хәтер һәм эшкә сәләтлелек акрыная. Акыл сәләте кими. Тәмәке төтенендә булган зарарлы матдәләр яман шеш авыруының барлыкка килүенә булышлык итә. Организмның саклану сыйфатлары көчсезләнә. Тәмәке тартучылар үпкә ялкынсынуы, туберкулез, бронхиаль асмы белән еш авырыйлар. Тәмәке хатын-кызның тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясый.[3]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.