From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәнгүтимер (tat. lat. Mängütimer(үле сылтама), иске имла منگو تیمور, монголча Мөнхтөмөр) (үл. 1282) - бәйсез Алтын Урда беренче ханы (1266—1282), Җучи Олысының алтынчы хакиме. Туканның улы, Батуның оныгы, Бәркә дәвамчысы.
Мәнгүтимер | |
---|---|
Алтын Урданың беренче ханы | |
Вазыйфада 1269 – 1282 | |
Аңа кадәр | Алтын Урда ханы буларак игълан ителгән |
Дәвамчысы | Туда-Мәнгү |
Җучи Олысының алтынчы хакиме | |
Вазыйфада 1266 – 1269 | |
Аңа кадәр | Бәркә |
Дәвамчысы | Алтын Урда ханы буларак игълан ителгән |
Туган | XIII гасыр |
Үлгән | 1282 |
Җефет | Олджай-хатун[d] |
Әни | Хучухадунь[d][1] |
Әти | Тукан |
Мәнгүтимер идарә итү заманында (1266—1282) татарлар үз акчаларын—жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай олыслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.
Мәнгүтимер идарә итү чорында төмәнче Иса Ногайның хакимияте көчәя. Ногайның хатыны атасы - Византия императоры Михаил VIII булган, улы - Дунай буе Болгары хакименең кызына өйләнгән булган. Мәнгүтимер Ногайны төмәнче-гаскәр башлыгы Балканда итеп раслаган.
Мәнгүтимер генуялеләргә Кафа шәһәрендә торырга рөхсәт биргәннән соң Кырым сәүдәсе һәм Кырым башкаласы - Солхат әһәмияте үскән. Кафа шәһәрендә генуялеләр мөстәгъмәрәсе [2] барлыкка килә.
Мәнгүтимер идарә итү вакытында халык исәбен алу үткәрелгән.
Алтын Урда үз акчаларын—жучи тәңкәләрен суга башлый.
Мәнгүтимер идара итү дәверендә татар гаскәрләре Византиягә (1269-1270), Литвага (1274), Кавказга (1277) яулар белән барганнар.
Мәнгүтимер рус чиркәвен ясак түләүдән азат итә. Руханиләр хәрби хезмәттән дә азат ителә.
1268 елда татар гаскәре Новгород шәһәрен Литва алпарлары һөҗүменнән коткара, 1274 елда Смоленск ханга буйсына.
1277 Идел буе Болгары күтәрелешен бастыра, нәтиҗәдә Идел буе Болгары - Болгар олысы буларак Алтын Урда эченә тулысынча кергән.
Мәнгүтимер 1282 елда муен җәрәхәтеннән үлгән.
Элгәре: Бәркә |
Алтын Урда ханы 1266–1282 |
Аннары: Туда-Мәнгү |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.