Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Муса Сираҗи, Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов (1939 елның 1 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Төпкилде — 2019 елның 14 сентябре, РФ, БР, Уфа) — шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, БАССР (1989) һәм РФ (2002) атказанган мәдәният хезмәткәре. Фатих Кәрим премиясе лауреаты (2003). ССРБ журналистлар (1961 елдан) һәм язучылар (1971 елдан) берлекләре әгъзасы.
Муса Сираҗи | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов |
Туу датасы: | 1 февраль 1939 |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Төпкилде |
Үлем датасы: | 14 сентябрь 2019 (80 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, БР, Уфа |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь |
Иҗат итү еллары: | 1966-2019 |
Жанр: | поэзия, публицистика |
Иҗат итү теле: | татар |
Дебют: | «Очрашу» (1966) |
Премияләр: | Фатих Кәрим премиясе (2003) |
Бүләкләр: |
1939 елның 1 февралендә БАССР Туймазы районы Төпкилде авылында керәстиян гаиләсендә унберенче бала булып туган. Кандра шәһәр тибындагы бистәсенең (2005 елдан авыл) 2нче санлы урта мәктәбен тәмамлагач, Туймазы районы Кендектамак авылы мәктәбендә ике ел укытучы булып эшли. БДУ филология факультетын тәмамлаган (1963). Югары уку йортыннан соң, Уфада «Кызыл таң» гәҗитендә, дәүләт китап нәшриятында, БАССР язучылар берлегендә эшли. 1971—1973 елларда — БДУ укытучысы. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында БР язучылар берлегендә татар иҗатчылары берләшмәсен җитәкли. Берлек каршында оешкан татар язучылары секциясенең (соңрак — берләшмә) беренче рәисе була.
2019 елның 14 сентябрендә 80 яшендә Уфада вафат. Туган ягы — Туймазы районының Төпкилде авылында җирләнә[1].
БДУда укыган елларында иҗат итә башлый, җирле матбугатта әсәрләре басыла. 1966 елда «Очрашу» исемле беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Муса Сираҗи псевдонимы астында шигырьләр, хикәяләр, телефильмнарга сценарийлар, публицистик мәкаләләр яза. Әсәрләре рус, украин, казакъ, үзбәк, латыш, алман, чуаш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Күп кенә шигырьләре, композиторлар (Рим Хәсәнов, Салават Низаметдинов, Әкрам Даутов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Айрат Кобагышев, Зәбих Мәмәлимов, Вәсил Галимов һ. б.) тарафыннан көйгә салынып, популяр җырга әверелгән[3]: «Уралдым моңнарыңа», «Җиремә», «Сөю көче», «Син генә юк янымда», «Сагынуларым шулдыр, күрәсең», «Күңелемдә язлар гына», «Белорет-Чишмә юлы» һ. б. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гази Кашшаф һ. б. татар язучыларының тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр бастыра. Салават Юлаевка поэма багышлаган.
Очерклары, публицистик мәкаләләре |
---|
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.