Муса Сираҗи, Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов (1939 елның 1 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Төпкилде — 2019 елның 14 сентябре, РФ, БР, Уфа) — шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, БАССР (1989) һәм РФ (2002) атказанган мәдәният хезмәткәре. Фатих Кәрим премиясе лауреаты (2003). ССРБ журналистлар (1961 елдан) һәм язучылар (1971 елдан) берлекләре әгъзасы.
Кыска фактлар Муса Сираҗи, Тугач бирелгән исеме: ...
Ябу
Википедиядә
Сираҗетдинов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
1939 елның 1 февралендә БАССР Туймазы районы Төпкилде авылында керәстиян гаиләсендә унберенче бала булып туган. Кандра шәһәр тибындагы бистәсенең (2005 елдан авыл) 2нче санлы урта мәктәбен тәмамлагач, Туймазы районы Кендектамак авылы мәктәбендә ике ел укытучы булып эшли. БДУ филология факультетын тәмамлаган (1963). Югары уку йортыннан соң, Уфада «Кызыл таң» гәҗитендә, дәүләт китап нәшриятында, БАССР язучылар берлегендә эшли. 1971—1973 елларда — БДУ укытучысы. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында БР язучылар берлегендә татар иҗатчылары берләшмәсен җитәкли. Берлек каршында оешкан татар язучылары секциясенең (соңрак — берләшмә) беренче рәисе була.
2019 елның 14 сентябрендә 80 яшендә Уфада вафат. Туган ягы — Туймазы районының Төпкилде авылында җирләнә[1].
- Республика татар мәдәни үзәге шурасы рәисе
- «БАССР башкорт-татар халыклары дуслыгы җәмгыяте» идарәсе рәисе
- БР Президенты каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы
- Бәләбәйдә узучы «Иҗат чишмәләре» фестивален башлап җибәрүче[2] һ. б.
БДУда укыган елларында иҗат итә башлый, җирле матбугатта әсәрләре басыла. 1966 елда «Очрашу» исемле беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Муса Сираҗи псевдонимы астында шигырьләр, хикәяләр, телефильмнарга сценарийлар, публицистик мәкаләләр яза. Әсәрләре рус, украин, казакъ, үзбәк, латыш, алман, чуаш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Күп кенә шигырьләре, композиторлар (Рим Хәсәнов, Салават Низаметдинов, Әкрам Даутов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Айрат Кобагышев, Зәбих Мәмәлимов, Вәсил Галимов һ. б.) тарафыннан көйгә салынып, популяр җырга әверелгән[3]: «Уралдым моңнарыңа», «Җиремә», «Сөю көче», «Син генә юк янымда», «Сагынуларым шулдыр, күрәсең», «Күңелемдә язлар гына», «Белорет-Чишмә юлы» һ. б. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гази Кашшаф һ. б. татар язучыларының тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр бастыра. Салават Юлаевка поэма багышлаган.
Подробнее Очерклары, публицистик мәкаләләре ...
Очерклары, публицистик мәкаләләре |
- Жыр юлы [Текст]: [язучы Г.Байбуринның тууына - 75 ел] / Муса Сираҗи //Өмет. – 2000. – 9 март.
- Жыр хакында уйлаганда… [Текст] //Кызыл таң. – 2000. – 19 апрель.
- Өзелгән күңел кыллары – мәңгелек йөрәк моңнары: [комп. Ә.Даутов] /Муса Сираҗи //Өмет. – 2000. – 10 июнь.
- Күңел көзгөһө: Башk.языусыларзың XIII съезды алд. [Текст] /Муса Сиражи // Ағизел. – 2000. - № 5. – 131-133 б.
- Гази Кашшаф-Жәлилнең иң якын дусты [Текст] /Муса Сираҗи //Өмет. – 2000. – 15 июнь.
- Халкың белән бергә яшәдең, бергә яндың, бергә яшьнәдең [Текст]: [Башк. халык шагыйре М. Гафуриның тууына – 120 ел] / Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2000. – 2 август.
- Көчебез – бердәмлектә, татулыкта [Текст] /Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2000. – 24 август.
- Күңел көзгөһө [Текст] / Муса Сиражи // Ағизел. – 2000. - № 5. – 131-133 б.
- Гомер агышлары – гомер балкышлары [Текст]: [Татарстан халык язучысы Г. Бәшировның тууына - 100 ел] / Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2001. – 13 март.
- Гел ургылсын күңел чишмәләрең! [Текст]: [язучы Хәбир Даутовка - 65 яшь] /Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2001. – 5 июнь.
- Уфа – XXI гасырда [Текст] /Муса Сираҗи //Өмет – 2001. – 11 июнь.
- Исемнәре – гел телдә, җисемнәре – күңелдә [Текст]: [Хәтер. Сугыш башлануга - 60 ел] /Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2001. – 20 июнь.
- Жыр-моңнарың сине оныттырмас, якын дусым, мәшһур моңдашым [Текст]: [композ. З.Мамалимов истәлегенә] /Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2001. – 18 август.
- Тукай. Яз. Мәңгелек мәктәп [Текст] /Муса Сираҗи //Өмет. – 2002. – 25 апрель.
- Уртак максат, уртак язмышлар [Текст]: [башкорт. татарларының II съездына багышланган мәкалә] /Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2002. – 2 август.
- Мин мәңгегә синеке, мәктәбем! [Текст]: [Чувалкип урта мәкт. – 50 ел] / Муса Сираҗи// Кызыл таң. – 2002. – 1 ноябрь.
- Йөрәк тамырларым синдә, Башкортстан [Текст]: [шагыйрь уйланулары] /Муса Сираҗи /Өмет. – 2002. – 10 октябрь.
- Килер буыннарга мирас итеп [Текст]: [сугыш хәтирәләре] /Муса Сираҗи // Кызыл таң. – 2003. – 8 май.
- Егетлек [Текст]: [язучы Т. Ахунҗановка - 80 яшь] /Муса Сираҗи //Өмет. – 2003. – 13 сентябрь.
- Кардәшлекнең кадерен белик [Текст]: [Республика татар мәдәният үзәгенә - 10 ел] / Муса Сираҗи // Кызыл таң. – 2004. – 10 август.
- Туганлык тамырлары тирәндә [Текст]: [Республика татар мәдәният үзәгенә - 10 ел; әңгәмә /Г. Басыйрова әңгәмәләште] //Өмет. – 2004. – 2 сентябрь.
- Чын канат – чын талант [Текст]: [балерина Г.Сөләйманова] / Муса Сираҗи // Кызыл таң. – 2004. – 3 сентябрь.
- Террорчылар юлы – битарафлык Аша [Текст] / Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2004. – 14 октябрь.
- «Мәңгелек моңым минем» [Текст]: публицист язма /Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2005. – 26 май.
- Йөрәкләргө язылган язмышлар [Текст]: [Октябрь Вәлитов] / Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2005. – 22 сентябрь.
- Туган көнең белән, Туймазым! [Текст] / Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2005. – 11 ноябрь.
- «Бер анадан туган шикелле, игезәк без, уртак фикерле» [Текст] / Муса Сираҗи //Кызыл таң. – 2006. – 9 июнь.
- Жан да тарта, кан да тарта, шуңа дусларыбыз арта [Текст]: [4 ноябрь – халык бердәмлеге көне] //Кызыл таң. – 2006. – 4 ноябрь.
|
Ябу
- 1989 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2002 — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2003 — Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия
- И. Сәетгалиев. Илле еллык ижатында - ил һәм халык язмышы (шагыйрь М. Сираҗи белән әнгәмә). «Кызыл таң», 2002 ел, 5 июль.
- Рәдиф Тимершин. Ижат каһарманлыгы: шагыйрь М. Сираҗи. «Өмет», 2002 ел, 16 июль.
- Флүрә Баязитова. Башкортстанга дан җырлаучы. «Кызыл таң», 2004 ел, 29 декабрь.
- Динә Морзакаева. Дуслык һәм мәхәббәт җырчысы. Китапта: М. Сиражи. Мәңгелек моңым минем. Уфа: «Китап», 2004.
- Юлия Дәүләтбаева. «Хаклык өчен алышканда мин кылычтай корыч сүзле». М. Сираҗига – 70 яшь. «Туймазы хәбәрләре», 2009 ел, № 3.
- Халкым белән бергә сулыш алдым. «Өмет», 2009 ел, 31 ғыйнвар.