From Wikipedia, the free encyclopedia
Молюсклар, яки йомшактәнлеләр (лат. Mollusca) — спиральле ваклануга ия булган беренчел авызлы целомик хайваннар тибы. Төрләренең гомуми санны төрле басмаларда 100 дән[3] 200 меңгә кадәр аралыкта тирбәлә[4]. Россиядә 2900ләп, Татарстанда 150дән артык төрләре бар. Бу тип гадәттә 7 яки 8 хәзерге сыйныфка бүленә, аларга кимендә 3 бөтенләй юкка чыкканнары өстәлә. Молюсклар барлык яшәү шартларын үзләштергәннәр: диңгез һәм төче сулыклар, туфрак, җир-һава мохите. Кайбер моллюсклар вакытлыча яки даими рәвештә башка хайваннарның паразитлары булып тора. Моллюсклар кеше өчен мөһим азык чыганагы, шулай ук энҗе, перламутр, пурпур, виссон кебек кыйммәтле товарлар өчен чимал барлыкка китерүче җан ияләре. Ләкин, аерым моллюсклар — авыл хуҗалыгы корткычлары, ә кайберләре кешеләргә турыдан-туры куркыныч тудырырга мөмкин.
Моллюсклар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Mollusca Cuvier, 1797[1][2] |
Әйтелеш | |
Таксономик ранг | тип[1][2] |
Югарырак таксон | Lophotrochozoa[d] |
Коллаж | |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Nordisk familjebok[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Отто фәнни энциклопедиясе[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] |
Башлану вакыты | 500000 тысячелетие до н. э. |
Кайда өйрәнелә | малакология[d] |
Нәрсәнең чыганагы | моллюск[d] һәм Раковина моллюсков[d] |
Молюскларның иң кечкенә вәкилләре ике кабырчыклылар классына керә. Иң кечкенә төр Condylonucula maya вәкилләренең озынлыгы 0,5 мм[5]. Хәзерге вакытта яшәүче умырткасызларның да иң зурлары арасында (Linneus longissimus немертиналары һәм цианея медузаларыннан соң) — Mesonychoteuthis кальмарлары: аларның авырлыгы 495 кг җитә.
Молюсклар зурлык буенча гына түгел, анатомик төзелеш һәм үз-үзләрен тотышы буенча да күптөрле. Башаяклылар, мәсәлән кальмарлар, каракатицалар һәм сигезаяклар, нерв системасы үсеше дәрәҗәсе буенча умырткасызлар арасында беренче урыннарны били.
Молюскларның 80 % төрләре корсагаяклылар сыйныфына, тагын 19 % ике кабырчыклыларга, һәм хәзерге төрләрнең 1 проценты гына башка классларга карый.
Күпчелек моллюсклар аяклары ярдәмендә хәрәкәт итә ала. Башаялыларның аяклары капшавычлар һәм сифон рәвешенә килгән. Моллюсклар үзенчәлекләренең берсе — минераллашкан кабырчыкка ия булу. Аның формасы һәм структурасы класстан класска үзгәрә. Күпчелек башаяклыларның кабырчыгы юк. Моллюсклар махсус авыз органы — радула белән аерылып торалар. Ике кабырчыклыларда радула (бөтен баш кебек үк) тулысынча юкка чыга.
Моллюскларның яшәү цикллары да күптөрле. Коры җирдә яшәүчеләргә һәм башаяклыларга туры үсеш төре хас, ә башка сыйныфларның күпләре трохофора, глохидия, велигер кебек личинкаларга ия.
Моллюсклар кембрий чорында барлыкка килгәннәр.
Күп төрләре бүгенге көндә кешелек эшчәнлеге аркасында юкка чыгу куркынысы астында.
«Моллюск» сүзе лат. molluscus — «йомшак» сүзеннән алынган. Аларны өйрәнүче фән — малакология, ә кабырчыкларны өйрәнүче фән — конхиология.
Моллюсклар бөтен Җир шары буйлап таралганнар, коры җирдә дә, диңгез һәм океаннарда да (аеруча яр буенда) очрыйлар[6]. Чагыштырмача аз сандагы вәкилләре төче һәм азтозлы сулыкларны үзләштергән. Иң зур күптөрлелекләре тропик диңгезләрдә. Иң тирәндә яшәүчеләре Мариан иңкүлегендә 11 000 м тирәнлектә табылган[7], ә коры җир әкәм-төкәмнәре тундрадан тропикларга, иңкүлекләрдән тау башларына кадәр очрыйлар[8].
Элекке СССР территориясендә диңгез йомшактәнлеләре Ерак Көнчыгыш суларында таралганнар. Җирдә яшәүчеләре арасында Кырым, Кавказ, Карпатлар, Урта Азиядә яшәүче эндемиклар күп. Зоогеография өчен Байкал һәм Каспий диңгезе моллюсклары зур әһәмияткә ия[8].
Молюскаларның гомуми характеристикалары булып сегментация юклыгы һәм билатераль симметрия исәпләнә. Әмма төрле төркемнәрдә эчке әгъзаларның тайпылышы һәм тигез булмаган үсеше аркасында тәннәре асимметрик булырга мөмкин. Торсия нәтиҗәсендә барлыкка килгән ассимметрия аеруча корсагаяклыларда ачык күренә. Аерым берләштерүче билгеләр — сулыш алу һәм бүлеп чыгару функцияләрен үтәүче мантия һәм мантия куышлыгы булу, шулай ук нерв системасы төзелеше[9]. Моллюсклар төзелешенең күптөрлелеге синапоморфияләр (алар өчен уртак, әмма аларның ата-бабаларында булмаган билгеләр) эзләүне катлауландыра.
Бу икенчел куышлыклы, беренчел икеяклы симметрияле хайваннар; күп кенә корсагаяклылар асимметрияле. Нерв системасы таркау-төенле, башаяклы моллюскларда кимерчәкле баш сөяге тартмасы белән капланган катлаулы баш мие бар; сулыш әгъзалары — саңаклар (җир өсте вәкилләрендә мантия куышлыгы үпкә буларак хезмәт итә); кан системасы йомык түгел, йөрәкләре бар; бүлеп чыгару әгъзалары — бөерләр; ашкайнату системасында зур ашкайнату бизе (бавыр) урнашкан; җенси юл белән үрчиләр, күпчелеге — аерым җенеслеләр, кайберләре (үпкә корсагаяклылары) — гермафродитлар.[10]
Молюскаларның гипотетик ата-бабасының тышкы катламнары арагонитлы спикулаларга (энәләргә) ия кутикуладан гыйбарәт булган дип саныйлар[11]. Мондый катламнар төзелеше Caudofoveata һәм Solenogastres сыйныфлары вәкилләренә хас. Әмма Caudofoveataдан башка барлык моллюсклар классларында керфекле сөйрәлү өслеге — аяк барлыкка килә (бу билге буенча аларны Adenopoda төркеменә берләштерәләр). Solenogastresның аягы педальле буразна белән күрсәтелгән.
Кабырчык мантия тарафыннан бүленеп чыгарыла (кайбер төркемнәр, мәсәлән Nudibranchia, аны икенчел югалтканнар[12]) һәм нигездә хитин һәм конхиолиннан (аксым, кальций карбонаты) тора[13][14].
Татарстан территориясендә аммоноидларның, белемнитларның («шайтан бармаклары») һәм башка казылма моллюсклар кабырчыклары Тәтеш шәһәреннән көньяктарак очрыйлар.
Бүгенге көндә республикада корсагаяклылар яки әкәм-төкәмнәр (Gastropoda) һәм ике кабырчыклы моллюсклар (Bivalvia) класслары вәкилләре яши. Алар 150 төргә карыйлар. Шуларның 100ләп төре — җир өстендә, 50 дән артыгы сулыкларда яшиләр. Кабырчыклы әкәм-төкәмнәр һәм кабырчыксыз лайлачларны очратырга мөмкин. Җир өсте корсагаяклы моллюсклардан кыр лайлачы (Agriolimax agrestis), Deroceras, Arion ыругы лайлачлары, гади гәрәбә (Succinea putris), Cochliopa ыругы әкәм-төкәмнәре таралган.
Казанның нейрофизиология лабораторияләрендә тәҗрибә максатларында һәм һәвәскәрләр тарафыннан эре җир өсте корсагаяклы моллюсклары — ахатина (Achatina fulica) (Африка төре) һәм Россиянең көньяк өлкәләрендә очраучы виноград әкәм-төкәме (Helix pomatia) үрчетелә (күп кенә илләрдә бу җир өсте әкәм-төкәмнәре азык буларак кулланыла).
Татарстанда корсагаяклы төче су моллюскларыннан буа әкәм-төкәмнәре (Lymnaeidae семьялыгы — 13 төр), кәтүкләр (Planorbidae — 16 төр), вальватлар (Valvatidae семьялыгы — 9 төр), тереләй тудыручы моллюсклар (Viviparidae семьялыгы — 2 төр) киң таралган.
Ике кабырчыклы моллюскларның 20 меңгә якын төре билгеле, Татарстанда шуларның 58 төре яши. Аларның кабырчыгы арка ягында кушылган ике капкачтан тора. Бары тик су мохитендә генә яшиләр. Татарстанда бөрчеклеләр (Pisidiidae семьялыгы — 31 төр) шарчык моллюсклар (Sphaeriidae — 13 төр), тешсез әкәм-төкәмнәр (Anodonta — 6 төр) һәм перовицалар (Unio — 4 төр) аеруча күп очрый.
Соңгы берничә унъеллыкта Куйбышев сусаклагычына Кама плесының түбәнге өлешенә кадәр Понт-Каспий ике кабырчыклы тозлы су моллюсклары: елга (Dreissena polymorpha) һәм буг дрейссеналары (D.bugensis), монодакна (Monodacna (Hypania) colorata) үтеп керде.
Ике кабырчыклы моллюсклар судагы бик вак организмнар һәм кисәкчекләр белән туена, шул рәвешле суны арындыруда катнашып, үзләре балыклар өчен азык булып торалар. Лайлачлар кыр һәм бакчага, урман агачларына зыян китерә. Корсагаяклы моллюскларның күп кенә төрләре (Lymnaeidae, Bithyniidae һәм башкалар семьялыгы) паразит суалчаннарның арадаш хуҗалары булып тора.
Элек перловицаларның күп кенә эре төрләрен азык итеп кулланганнар, йорт хайваннарын симертүдә яки төймәләр ясауда файдаланганнар. Сулыклар пычрану сәбәпле, моллюскларның ареалы (аеруча перловицалар һәм тешсез әкәм-төкәмнәр) тарая, һәм алар саклауга мохтаҗ.[15]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.