дәүләт эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Миңнегәрәй Әхмәтшин (Миңнегәрәй Әхмәт улы Әхмәтшин) – дәүләт эшлеклесе, 1927-1929 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК / ТатЦИК) рәисе.
Миңнегәрәй Әхмәтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Миңнегәрәй Әхмәт улы Әхмәтшин |
Туган | 1889 Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Тукай районы) Биклән авылы |
Үлгән | 9 май 1938 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР ССРБ |
Һөнәре | дәүләт, хуҗалык эшлеклесе |
Миңнегәрәй Әхмәтшин | |
---|---|
ТатҮБК рәисе | |
Вазыйфада 1927 ел – 1929 ел | |
Аңа кадәр | Шәйгардан Шәймәрдәнов |
Дәвамчысы | Харис Моратхуҗин |
Туган | 1889 Биклән, Тукай районы, Татарстан АССР |
1889 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Тукай районы) Биклән авылында тимерче гаиләсендә туган. 12 яшькә хәтле авыл мәктәбендә укыган, аннары урман хуҗалыгында эшләгән. 17 яшендә хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядә Октябрь инкыйлабы хәрәкәтләрендә катнаша.
Хәрби хезмәттән котылып кайткач, Минзәләдә беренче большевиклар ячәйкәсе оештыруда башлап йөри. РКП (б)ның Минзәлә өяз комитетын җитәкли. Ватандашлар сугышында Минзәлә өязе хәрби- инкыйлаби комитетны җитәкли. 1919 елның маенда Минзәлә Кызыл гаскәр көче белән аклардан азат ителә.
1920 елның 4 февралендә Минзәлә өязенең Новая Елань авылында башланып киткән Сәнәкчеләр фетнәсе тиз арада Уфа, Казан, губернасы Самара губерналарына җәелә. М. Әхмәтшин фетнәне тар-мар итү буенча гадәттән тыш комиссияне җитәкли. 1920 елның март урталарына фетнә аяусыз бастырыла.
1936-1937 елларда НКВД тарафыннан укмаштырылган «Совет дәүләте һәм фирка җитәкчеләренә каршы террор гамәлләре әзерләү»дә гаепләү эше буенча 34 кеше кулга алына.[1] Күпчелеге, шул исәптән, М. Әхмәтшин атуга хөкем ителә.
1950 еллар уртасында ССРБ хәрби коллегиясе карары белән аклана.
Минзәлә шәһәрендә, Яр Чаллыда урамнарга исеме бирелгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.