From Wikipedia, the free encyclopedia
Минас Аветисян (әрм. Մինաս Ավետիսյան; 20 июль 1928 ел, Әрмән ССРның Ахурян районы Джаджур авылы — 24 февраль 1975 ел, Ереван, Әрмән ССР ) — әрмән рәссамы.
Минас Аветисян | |
---|---|
Туган телдә исем | әрм. Մինաս Ավետիսյան |
Туган | 20 июль 1928[1][2][3][…] Джаджур[d], Ахурянский район[d], Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР[4][5] |
Үлгән | 23 февраль 1975[6][7] (46 яшь) Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР[5] |
Үлем сәбәбе | Юл-транспорт казасы |
Күмү урыны | Тохмахское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Государственный колледж искусств имени Паноса Терлемезяна[d], Ереван дәүләт сәнгать-театр институты[d][4] һәм И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d][4] |
Һөнәре | рәссам |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[4] |
Җефет | Гаяне Мамаджанян[d] |
Балалар | Нарек Аветисян[d] |
1960 һәм 1975 еллар арасында Аветисян 500-ләп картина, шул чама ук рәсем, 20 зур фреска һәм дистәдән артык театр тамашасы өчен проект эшли. Иҗаты дөнья сынлы сәнгатендә зур урын биләп тора.
1988 елда Спитакта җир тетрәгәндә Гюмрида аның фрескаларының бер өлеше һәм туган авылы Джаджурдагы туган йорты җимерелә.
Крестьян гаиләсендә туа.
1975 елның 24 февралендә тротуарга килеп менгән автомобильгә тапталып һәлак була. Күпләр Минас үтерелгән дип уйлый[8].
Минас Аветисян иҗатының өлгергән чоры әсәрләре контраст төсләрдә, эре экспрессив эзләр белән төшерелгән, аларда фовизм принциплары урын алган. Әсәрләрендә Кавказ аръягы сәнгате традицияләре дә зур чагылыш тапкан. Останың пейзажлары, автопортретлары, жанрлы-символик авыл мотивлары үзенең эстетик асылын күрсәтү ысулы дип бәяләнә. Минас Аветисян, гомуми алганда француз модернына һәм XX гасыр башындагы иртә авангардка тартылса да, үз заманына хас булган Рәсәйчә «кырыс стильгә» дә якын тора. Театр рәссамы һәм живописец-монументалист буларак та уңышлы эшли.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.