From Wikipedia, the free encyclopedia
Мангала (Санскритча: मङ्गल, IAST: Maṅgala) Һинду текстларында кызыл планета Марс өчен исем.[1] Шулай ук Лоһит буларак мәгълүм (мәгънәсе: кызыл), ул сугыш Илаһы, целибат һәм кайвакыт Картиккея (Скандага) бәйле.[1] Аның килеп чыгышы төрле риваять текстларында төрле; кайберәүләрдә ул Җир Ана Бһуми һәм Вишнуның улы, ул әнисен әтисе Вараха аватар формасында су төбеннән күтәргәч барлыкка килгән. Башка риваятьләрдә ул Шиваның тиреннән яки кан тамчысыннан туган булган.[1]
Мангала планета буларак Санскритта язылган төрле Һинд дине астрономик текстларында очрый, мәсьәлән, Арьябһатаның , 5-енче гасыр Арьябһатиясында, Латадэваның 6-ынчы гасыр Ромакасында һәм Вараһамиһираның Панча Сиддһантикасында, Брахмагуптаның 7-енче гасыр Хандахадьякасында һәм Лалланың 8-енче гасыр Сисьядһиврддидасында.[2] Бу текстлар Мангаланы планеталарның берсе дип тәкъдим итәләр һәм чагыштыра торган планета хәрәкәтенең характеристикаларын фараз итәләр.[2] Башка текстлар, мәсьәлән, Сурья Сиддханта, аның тәмамлануы 5-енче һәм 10-ынчы гасыр белән даталана, төрле планеталар турында бүлекләрне Илаһ риваятьләре белән тәкъдим итәләр.[2] Бу текстларның кулъязмалары бераз төрле юрамалларда бар, алар Мангаланың күкләрдә хәрәкәтен тәкъдим итәләр, әмма мәгълүматлары төрле, биредә текст ачык һәм тормышлары буена үзгәртелгән булуын фараз итә.[3][4][5] Безнең эраның 1-енче меңьеллык Һинду галимнәре астрономик өйрәнүләреннән Мангаланы да кертеп һәр планетаның сидериаль әйләнеше өчен вакытны фараз иткәннәр һәм нәтиҗәләре бераз аерылып торган:[6]
Чыганак | Сидериаль әйләнеш өчен фараз ителгән вакыт[6] |
Сурья Сиддһанта | 686 көн, 23 сәгать, 56 минут, 23,5 секунд |
Сиддһанта Широмани | 686 көн, 23 сәгать, 57 минут, 1,5 секунд |
Птолемей | 686 көн, 23 сәгать, 31 минут, 56,1 секунд |
20-енче гасыр исәпләүләре | 686 көн, 23 сәгать, 30 минут, 41,4 секунд |
Мангала ул Һинду календарендә 'Мангалавара' яки сишәмбе сүзенең тамыры.[1] "Сишәмбе" сүзе Грек-Рим һәм башка Һинд-Аурупа календарендә шулай ук Марс планетасына багышланган,[7] ул "Тив Көне"нә карый, Тив яки Тир көне, сугыш һәм җиңү Ходае.[8] Тив башка Һинд-Аурупа риваятьләрендә Марс белән тәңгәл китерелә. Мангала алкышлы дип таныла.[1] Мангала Һинду зодиак системасында Наваграхалар өлеше булып тора. Һинду астрологиясенең зодиагы һәм исем бирү системасы, Мангаланы Марс буларак кертеп, Искәндәр Зөлкәрнәйн белән Грек астрологиясе кертелүдән соң үскән булырга охшаш,[9][10][11] [12][13]
Ул кызыл яки ялкын төсендә, дүрт куллы һәм өч япьле сөңге тоткан итеп (Санскрит телендә: тришула), Гада чукмары (Санскрит телендә: gadā), лотос (Санскрит телендә: Падма (символ)) һәм сөңге (Санскрит телендә: Шула белән сурәтләнә. Ул атлана торган хайван булып (Санскритча: Ваһана) тәкә тора. Ул (Сишәмбе) идарәчесе булып тора.[14]
Марс (Мангала) шулай ук атала:
Мангала сүзе борынгы булып тора ул беренче мәртәбә Ригведада пәйда була (безнең эраның 1000-енче елга кадәр), һәм грамматик Патанджали (безнең эрага кадәр~2-енче гасыр) тарафыннан искә алына, әмма астрологик төшенчә буларак түгел, ә әдәби эшләрдә "алкышлы-уңышлы" (сиддһа) структурасында. Панини шулай ук I.3.1 шигырендә охшаш контекстта искә ала.[17]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.