Лена

From Wikipedia, the free encyclopedia

Лена

Лена (рус. Лена, сах. Өлүөнэ) — Көнбатыш Себердәге елга.

Кыска фактлар География, АТБ ...
Лена
Thumb
География
АТБ Якутия, Өркет өлкәсе
Ил Россия
ДДӨБ 1466 метр, 0 метр 
Координатлар 53°56'8"тн, 108°5'31"кнч, 72°24'42.8"тн, 126°41'4.9"кнч
РДСР 18030900112117500000010, 18030300212117200000003 һәм 18030700112117400000000
Tarddiad Байкальский хребет 
Нинди сулыкка коя Лаптевлар диңгезе 
Бассейн мәйданы 2 490 000 км² 
Озынлык 4294 километр 
Су чыгымы 16 350 м³/с 
Thumb
Ябу

Озынлыгы 4400 км, Бассейнының мәйданы — 2 490 мең км². Байкал тау тезмәсендә башланып, Лаптевлар диңгезенә дельта ясап коела. Югары агым һәм бассейнының зур өлеше Байкал буе һәм Байкал артының таулы районнары һәм Урта Себер яссы таулыгында. Югары агымында Лена үзәне тар (1 — 10 км), ярлары биек, түбәнрәк үзән 30 километрга кадәр киңәя, ярлары Якутскига кадәр биек, кыялы, түбәнлекләрдән гыйбарәт. Төп кушылдыклары: сулда Нюя, Вилюй, уңда Киренга, Витим, Олёкма, Алдан. Уртача су чыгымы 17 мең м³/сек. Октябрьда боз белән каплана, июнь башында боздан арына. Мөнтәзәм көймәләр йөреше — Усть-Кут шәһәреннән.

Төп портлар һәм пристаньнәр: Осетрово, Киренск, Ленск, Олёкминск, Покровск, Якутск, Сангар. Балык тотыла.

Галерея

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.