From Wikipedia, the free encyclopedia
Лев Александрович Галин (1912 елның 15 (28) сентябре, Богородск, Горький өлкәсе — 1981 елның 16 декабре, Мәскәү) — совет галим-механигы, ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1953).
Лев Галин | |
---|---|
Туган | 15 (28) сентябрь 1912 Богородск, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе[1] |
Үлгән | 16 декабрь 1981 (69 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Кунцево зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d] |
Лев Галин 1912 елның 15 (28) сентябрендә Горький өлкәсенең Богородск шәһәрендә күн заводы инженеры гаиләсендә туа. Пролетар гаиләсеннән булмау сәбәпле югары уку йортына укырга керә алмый. Мәскәү тире сәнәгате институтында читтән торып укый. 1939 елда «җиңел сәнәгать предприятиеләренең механик һәм энергетика хуҗалыгы» («аяк киеме җитештерү» белгечлеге) белгечлеге буенча институтны кызыл диплом белән тәмамлый. Укыган елларында китапханәче булып эшли (1931—1939). 1937—1940 елларда — күн сәнәгате Үзәк фәнни тикшеренү институтының кече гыйльми хезмәткәре.
Студент вакытында ук сыгылмалык теориясе мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә. 1939 елда «Прикладная математика и механика» журналында беренче фәнни мәкаләсен бастыра.
Фәнни өлкәдә башлангыч уңышлары аңа ССРБ Фәннәр академиясенең механика институты аспирантурасына укырга мөмкинлек бирә, аны «Методы решения смешанных задач теории упругости и задач упруго-пластического кручения стержней полигонального сечения» темасына кандидатлык диссертациясе яклап уңышлы тәмамлый (1942), гыйльми җитәкчесе Соломон Михин була. Соңрак ССРБ Фәннәр академиясенең механика институты докторантурасына укый (1942—1946). Николай Кочин һәм Николай Мусхелишвили укучысы.
1941 елның ноябрь — декабрь айларында Мәскәүгә керү юлында саклау корылмаларын төзүдә катнаша. 1942—1944 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең механика институты белән бергә Казанда эвакуациядә була.
1946 елдан — ССРБ Фәннәр академиясенең механика институтының өлкән фәнни хезмәткәре, шунда ук бүлек мөдире (1950—1952, 1961—1965). Фән докторы (1947). Урта машиналар төзү министрлыгының п/я 975 предприятиесендә ныклык бүлеге начальнигы (1952—1960). Атом-төш коралын булдыру эшләрендә катнаша.
1965 елдан — ССРБ Фәннәр академиясенең Механика мәсьәләләре институтында ябышкак сыгылмалы һәм дисперслы мохит механикасы бүлеге мөдире.
1956 елдан — Мәскәү университеты профессоры, механика-математика факультетының сыгылмалык теориясе кафедрасында укыта (1955—1981). Ябышкак сыгылмалык теориясенең контакт мәсьәләләре буенча гыйльми юнәлешне җитәкли һәм үстерә. Аның тәрбияләнүчеләре арасында — Ирина Горячева.
Шулай у Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженер академиясендә педагогик эш алып барган.
Теоретик һәм гамәли механика буенча ССРБ Милли комитетының Башлангыч составына керә (1956).
Төп хезмәтләре сыгылмалык теориясе, сыгылмалы-пластик мәсьәләләрне хәл итү буенча, шулай ук газ динамикасы, сыеклыкларны фильтрлау теориясе, кавитация буенча тикшеренүләргә карый. Ул Геннадий Черепанов белән бергә артык көч салынган югары ныклыктагы ватылучан материалларда, тау токымнарында үзеннән-үзе җимерелү теориясен тәкъдим итә. Ул төрдәге җимерелү дулкыны детонацион дулкынга охшаш: аның таралуының үзеннән үзе өзелми дәвам итү режимы потенциаль сыек энергиянең кинетик энергиягә күчүе аркасында тормышка ашырыла.
«Прикладная математика и механика» журналының баш мөхәррире (1959—1981), журналның җаваплы секретаре (1950—1959)[2].
Туңу аркасында вафат була. Кунцево зиратында җирләнгән, 10 мәйданда (яңа территория).
2012 елның 20-21 сентябрендә Мәскәүдә Л. А. Галинның 100 еллыгына багышланган «Контакт үзара бәйләнеш механикасының заманча мәсьәләләре» халыкара конференциясе үткәрелә[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.