From Wikipedia, the free encyclopedia
Термотөш коралы яки сутуар бомбасы (tat.lat. Termotöş qoralı(үле сылтама)) — атом-төш коралы төре, атом-төш синтез реакциясе энергиясен куллану нигезендә ясалган.
Термотөш коралы | |
Материал төре | Плутоний |
---|---|
Ачыш датасы | 1952 |
Термотөш коралы Викиҗыентыкта |
Җиңел элементлар синтезы нәтиҗәсендә авыррак элементлар хасил була һәм зур энергия чыгарыла, мәсәлән: ике дейтерий төшеннән гелий төше синтезы.
Бертигез тидерү үзлекләренә хас булып термотөш коралының шартлау егәрлеге атом коралына караганда шактый зуррак.
Термотөш коралы литий-6 дейтериды ярдәмендә ясалган. Бу сутуар авыр изотопы һәм 6 масса санлы литий изотопы кушылмасы.
6Li — бердәнбер сәнәгый тритий чыганагы:
Термотөш бомбасы триггер һәм термотөш ягулыгы контейнерыннан тора.
Триггер — плутоний төш корылмасы белән термотөш көчәйтүе. Триггер термотөш реакциясен яндыра: югары басымны һәм температураны булдыра.
Термотөш ягулыгы белән контейнер — бомбаның төп элементы. Аның эчендә термотөш ягулыгы — литий-6 дейтериды һәм контейнер күчәре буенча урнашкан плутоний кендеге (термотөш реакциясе кабызгычы). Кайчакта контейнер тышчасы уран-238 дан яки кургаштан ясала. Контейнер нейтрон йоткычы белән каплана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.