Remove ads
чиксез ирек дәрәҗәләре белән квант системаларын - квант кырларын тикшерүче физика бүлеге From Wikipedia, the free encyclopedia
Кырның квант теориясе - чиксез ирек дәрәҗәләре белән квант системаларын - квант кырларын тикшерүче физика бүлеге.
Кырның квант теориясе | |
Кыскача исем | QFT, TCC, TQC, QFT, TQC, КТП, KVT, TCC, КТП, KAT һәм КТП |
---|---|
Кырның квант теориясе Викиҗыентыкта |
Квант механикасы | ||||||||||||||||||
Билгесезлек принцибы | ||||||||||||||||||
Математик нигезләр | ||||||||||||||||||
| ||||||||||||||||||
Шулай ук карагыз: Портал:Физика |
Кырның квант теориясе нигезендә югары энергия физикасы, элементар кисәкчекләр физикасы, каты җисем физикасы булдырылган.
Кырның квант теориясе математик ысулы - квант кыры халәтләренең Гильберт фәзасы һәм аның эчендә эш итүче операторлар. Кырның квант теориясендә кисәкчекләр - юк ителми торган объект мәгънәсендә булмыйлар, кисәкчекләр урынына квант кырының ярсуларын тасвирлаучы Фок фәзасы векторлары кертелгән. Дулкынча функция урынына биредә кыр операторы тикшерелә.
Кыр - кырның функциясе белән тасвирлана һәм - фәза ноктасында Лагранжиан тыгызлыгы белән сыйфатлана.
.
Лагранжиан:
Тәэсир S:
Иң кечкенә тәэсир мәсләге ярдәмендә кыр өчен Эйлер-Лагранж тигезләмәләре чыгарыла:
Мисал: cкаляр кыр белән лагранжиан .
Хәрәкәт тигезләмәләре бу кыр өчен Клейн-Гордон тигезләмәләренә китерә:
Нөтер теоремасы буенча Тәэсир инвариантлыгыннан Энергия-импульс саклану кануны чыгарыла, шул исәптә
-импульс .
биредә - буенча лагранжианның вариацион чыгарылмасы.
Клейн-Гордон скаляр кыры - осцилляторлар җыелмасы буларак тикшерелеп була. Шул шартларда осцилляторның энергиясе һәм импульслары квантланалар:
ешлык
Квантлау - кырлардан операторларга күчеш.
Квант гармоник осцилляторына өчен энергияне квантлау:
— күтәрүче оператор,
Гармоник осцилляторның Һамильтонианы
биредә — кырның квант саны операторы.
Операторның үз саннары
n-кисәкчекле кыр халәте - вакуумга тудыру операторлары тәэсире нәтиҗәсендә килеп чыга
N осцилляторлы системаның Һамильтонианы аерым Һамильтонианнар суммасына тигез. Һәрбер Һамильтониан өчен - тудыру операторы.
Бу очракта квант халәте тутыру саннары белән билгеләнә. Тутыру саннары — вакуумга тәэсир итүче операторлар саны:
Бу аңлатма тутыру саннары аңлатмасы дип йөртелә. Тутыру саннары аңлатмасы буенча система халәте ярсыну халәтенең саны белән сыйфатлана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.