From Wikipedia, the free encyclopedia
Корей теле — КХДҖ һәм Көньяк Кореядә яшәгән кореялылар теле. Гомуми сөйләшүчеләр саны — 78 млн кеше. Шулай ук Кытайда, Япониядә, Россиядә, АКШта һ. б. илләрдә сөйләшүчеләр бар. Гомуми сөйләшүчеләр саны 78 млн. Күбесе галимнәр корей телен изолят телләр рәтенә кертә[2], ә кайберләре исә гипотезадагы Алтай телләренең бер теле дип саныйлар [3]. Корей теле — җөмләне SOV тәртибендә төзүче агглютинатив телләр рәтенә керә [4].
Корей теле | |
Үзисем: |
한국어, 조선어, 조선말 |
---|---|
Илләр: | |
Рәсми халәт: |
Көньяк Корея |
Күзәтүдә тора: |
Корей теленең милли институты |
Сөйләшүчеләр саны: |
78 млн. |
Дәрәҗә: |
тере |
Халәт: |
иминлектә[d] |
Классификация | |
Төркем: |
Ауразия телләре |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
коо 330 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: | |
Әүвәлдәге өч Корея патшалыкларының телләре булган пэкче, силла һәм когурё хәзерге корей теленә ясаган тәэсире һаман да бәхәсле булып тора, чагыштырмача алар арасындагы лексика һәм грамматика буенча охшашлыклар очраса да. Кайбер лингвистлар фикеренчә, бу телләр арасында нык аерманы когурё телендә табарга була, шуңа да аны кайберәүләр япон теленең якын туганы яисә башлангычы дип саныйлар. Силла телен исә киресенчә, корей теленең нигезе булып тора.
1945 елга кадәр «чосонмал» (кор. 조선말?, 朝鮮말?) яки «чосоно» (кор. 조선어?, 朝鮮語?) дип аталган, әлеге атама һаман Төньяк Кореяда кулланыла. Көньяк Кореяда «хангуго» (кор. 한국어?, 韓國語?) яисә, «хангуңмал» (кор. 한국말?, 韓國말?); күбесе очракта бары «куго» (кор. 국어?, 國語?, «дәүләт теле») дип әйтәләр. Кореянең ике ягында да халыкта «урималь» (우리말, «безнең тел») сүзе кулланыла.
Кытай иероглифлары Кореяга Буддачылык белән бергә Прото–Өч Патшалык чорында безнең эрага кадәр 1-енче гасырда кертелгән булган. Алар корей теле өчен адаптацияләнгән булган һәм һанча буларак мәгълүм булган һәм мең ел буена корей телендә язу өчен төп язма булып калган, шулай ук соңрак уйлап чыгарылган төрле фонетик язмалар кулланылган, мәсәлән, иду язмасы, кугёл һәм һяңчһал. Күп привилегияле элита Ханҗа укый һәм яза белгән. Шулай да, күпчелек халык надан булган.
15-енче гасырда патша Сежоң Бөек хәзер һангыл буларак мәгълүм әлифба сызыклы язу системасын уйлап чыгарган.[5][6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.