From Wikipedia, the free encyclopedia
1700 елгы Константинополь солыхы (төр. İstanbul Antlaşması, рус. Константинопольский договор) — Россия империясе белән Госманлы империясе арасында 30 елга төзелгән трактат. 1698—1699 елгы Карловиц конгрессында ирешелгән 2 елга үзара сугышны туктатып тору турында килешүне раслый.
Килешү төре | солых килешүе[d] |
---|---|
Имзаланган | 14 июль 1700 |
Урын | Константинополь, Госманлы империясе |
Имзалаучылар | Госманлы империясе Россия империясе |
en: Treaty of Constantinople Викитекада |
Россия империясенә солых килешүен озынайту 1700—1721 елгы Төньяк сугышында Швециягә каршы сугыш башлаган үзенең беректәшләре Дания һәм Саксониягә хәрби ярдәм итү өчен кирәк була.
1700 елның 3 (14) июлендә Константинопольдә имзаланган. Россия империясе өчен гадәттән тыш илчеләр Е.И. Украинцев һәм дьяк И.П. Чередеев, Госманлы империясе өчен нишанчы Мәхмәт-әфәнде һәм бөек драгоман Александр Маврокордато (Шкарлат) кул куя. Рус илчелеге Константинопольгә «Крепость» хәрби карабында килә. Бу адым Кара диңгездә Россия империясенең хәрби-диңгез көчләре булуын күрсәтү өчен ясала.
Килешү 14 маддәдән тора.
Килешү шартлары буенча:
Солых килешүе Петр I-нең 1695—1696 еллардагы Азак походлары нәтиҗәләрен ныгыта.
1700—1721 елгы Төньяк сугышы башында Госманлы империясе бер якка да кушылмау сәясәте алып бара.
1700 елгы Константинополь солыхы шартлары Россия империясе өчен җиңелү белән тәмамланган 1711 елгы Прут походы һәм 1711 елгы Прут солыхыннан соң үзгәртелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.