From Wikipedia, the free encyclopedia
Кердәшләр — (синонимнары: җибәрелмеш, килмешәк, әтәмби) башкорт җәмгыятенең социаль структурасында башкортларның асаба җирләрен кардәшлеккә алу нигезендә формалашкан халык категориясе.
Теге яки бу эшләре, шул исәптән башкорт күтәрелешләрендә (17-18 гасырларда) катнашканы, өчен үз общинасыннан кысырыклап чыгарылган һәм җиргә асабалык хокугын югалткан башкортлар кердәш булып киткән; алар үз олысында яки башка олыста билгеле бер шартларда төпләнә алган.
Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуына һәм төбәкнең колонизацияләү, күченү хәрәкәте башланганнан соң кердәшлек күпчелек өлешен үзәк өязләрдән һәм Идел буеннан күчеп килгән татар, чуашлар, мордвалар, мишәрләр, марилар, удмуртлар, сирәгерәк руслар һ.б. тәшкил итә. Кердәшлекләр арасында казакълар, сәүдәгәрләр, йомышлы кешеләр, ясаклы крәстияннәр һ.б. катлам кешеләре дә булган.
Кердәшлек асаба башкортлар белән язма килешү (җирдән куллану шартлары турында кердәшлек язмалары) төзеп, аларны өяз һәм губерна учреждениеләрендә теркәгән. Телдән килешү очраклары да булган . Кердәшләр исәбеннән типтәрләр катламы барлыкка килгән. Асаба башкортлар белән кердәшләр арасында җир мөнәсәбәтләре гомуми Россия законнары тарафыннан көйләнгән.
Башкортлар эчендә асаба башкортлар, кердәшләр һәм халыкның башка категорияләре арасында биләмә чикләрен билгеләү Махсус ызанлау вакытында үткәрелгән, ә җирне бүлү 1898 елның 20 апрелендә чыккан "Башкорт җирләрен ызанлау турында положение"га тиешле аткарылган. 8‑нче ревизия (1834) мәглүмәтләре буенча, Башкортстанда 95,7 мең кердәш һәм 107,2 асаба башкорт исәпләнгән, Бөгелмә өязендә, Бөре өязендә, Бәләбәй өязендә кердәшләр күпчелекне тәшкил итсә, Минзәлә өязендә, Уфа өязендә һәм Троицк өязендә асаба башкортлар белән кердәшләр саны тигез булган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.