Таҗикстан сәясәтчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Каһир Рәсүлзадә (таҗ. Коҳир Расулзода, 2007 елның маена кадәр Габдекаһир Габдерәсүл улы Нәзиров (таҗ. Абдуқоҳир Абдурасулович Назиров, 1961 елның 8 марты, ССРБ, Таҗикстан ССР, Согыд өлкәсе, Гафуров районы, Кистакуз) — Таҗикстанның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2013 елның 23 ноябреннән Таҗикстан премьер-министры. Техник фәннәр кандидаты. «Таҗикстанның атказанган хезмәткәре».
Каһир Рәсүлзадә | |
---|---|
Таҗикстан премьер-министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2013 елның 23 ноябре | |
Президент | Эмомали Раһмон |
Аңа кадәр | Окил Окилов |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 8 март 1961 (63 яшь) ССРБ, Таҗикстан ССР, Согыд өлкәсе, Гафуров районы, Кистакуз |
Сәяси фирка | Халык демократик фиркасе |
Белем | 1) Таҗикстан авыл хуҗалыгы институты 2) Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты |
1961 елның 8 мартында Согыд өлкәсе Бабаҗан Гафуров исемендәге районның Кистакуз (2012 елдан Хистеварз) кышлагында туган. 1982 елда «инженер-гидротехник» белгечлеге буенча Таҗикстан авыл хуҗалыгы институтын (1992 елдан Шириншаһ Шаһтимер исемендәге Таҗик милли аграр университеты) тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген Бабаҗан Гафуров исемендәге районның Хуҗанд шәһәрендә урнашкан «Таҗикирсовхозстрой» берләшмәсенең төзелеш лабораториясендә техник-контролер буларак башлый. Аннары җитештерү бүлеге инженеры, баш инженер, ПМК-4 башлыгы, «Таҗикирсовхозстрой» предприятиесе башлыгы вазыйфасында эшли.
2000–2006 елларда — Таҗикстан Республикасының мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
2008 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (2010 елдан Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты) тәмамлаган. Техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.
2007–2013 елларда — Согыд өлкәсе Рәисе[1].
2007 елның декабрендә һәм икенче тапкыр 2010 елның апрелендә ул Таҗикстан Республикасы Югары Мәҗлесенең (Маджлиси Оли) Милли мәҗлесе (Маджлиси милли) рәисенең беренче урынбасары итеп сайлана.
2013 елның 23 ноябрендә Таҗикстан премьер-министры итеп билгеләнгән[2].
Өйләнгән, өч баласы бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.