Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Казанның атлы тимер юлы - 1875 елдан бирле 1900 елга кадәр Казан шәһәрендә булган атлы тимер юллар системасы.
Ил | Россия империясе |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Ачылган | 1875 ел, 2 октябрь |
Ябылган | 1900 ел, 13 декабрь |
Сызыклар саны | 5 |
Парклар | Адмираллык паркы (200 ат), Арча паркы (130 ат) |
Озынлыгы | 18,3 км |
Варис | Казан трамвае |
1867 елда Казанда атлы тимер юл системасын оештыруның беренче тырышуы булган: Проломная урамыннан Иделгә кадәр 7 чакрымдагы юлны төзелү өчен сәнәгатьче Шитов һәм Казан губернасы идарәсе арасында шәртнәмә имзаланган, ләкин соңрак Шитов баш тарткан.
1870 елда Юллар элемтәсе министрлыгы инженер Панаев проектын хуплаган һәм 1875 елның 2 октябрендә Казанда атлы тимер юллары ачылган.
Ачылганда 40 кеше сыйдырган 12 вагон файдаланган, ике сызык булган:
XIX гасыр ахырында 5 сызыкның озынлыгы 18,3 км тәшкил итә. Казанның атлы тимер юл системасында ике парк булган: Адмираллык паркы (200 ат) һәм Арча паркы (130 ат, Арча капкасы янында, бүгенге Мәдәният һәм ял паркы).
1900 елның 13 декабрендә Казанның атлы тимер юлы урынында электр трамвае эшли башлаган, атлы тимер юллары - аның нигезе булып чыккан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.