Казан шәһәрендәге метрополитен сызыклары системасы From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан метрополитены (tat.lat. Qazan metropolitenı(үле сылтама)) — Казан шәһәрендәге метрополитен сызыклары системасы.
Казан метрополитены | |
Нигезләнү датасы | 2005 |
---|---|
Рәсми исем | Казан метрополитены |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Эзәк киңлеге | колея 1524 мм[d] һәм рус эзәге[d] |
Пассажир әйләнеше | 27 200 000 ± 50 000[1][1] һәм 30 500 000[2] |
Озынлык | 15,8 km |
Рәсми веб-сайт | kazanmetro.ru(рус.) |
Маршрут харитасы | Калып:Үзәк сызык (Казан метросы) |
Халәте | кулланылышта[d] |
Казан метрополитены Викиҗыентыкта |
2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Башта 5 мәүкиф (станция) генә эшләде. Хәзер беренче сызыкның 11 мәүкифе эшли, гомуми юл озынлыгы — 18.3 км, файдалану юл озынлыгы — 16.8 км.
2013 елның 9 маенда тагы да 3 мәүкиф (станция) ачылды: Яшьлек, Төньяк вокзал, Авиатөзелеш. Ачылганнаң соң Казан метросында Авиатөзелеш районыннан Идел буе районының Җиңү проспектына кадәр 24 минутта барып җитеп була. Шулай итеп хәзер Казан метросы Авиатөзелеш, Мәскәү, Вахитов, Идел буе районнарын тоташтыра.
Юлчылар саны (7 мәүкиф буенча) — 72 мең кеше/көндә (2017), 26,3 млн кеше/елда[3].
Киләчәктә Савин-Әзин хордалы сызыгы, Савин-Идел буе радиал сызыгы, Әзин-Вахитов радиал сызыгы төзүен фаразлана.
Беренче проекты буенча беренче сызыктан соң Савин-Идел буе сызыгы, аннан соң Әзин-Вокзал сызыгы төзүен фаразланды. Ләкин 2011 елда КазМетроэлектротранс шушы проект үзгәртергә ниятләде. Төп сәбәбе — Казансу аша зур метрокүпер һәм кыен туфрак Үзәк Парк янында булуын аңлаталар. Шулай итеп икенче сызыгы Яшьлек мәүкифеннән Яңа Стадион «Казан-Арена»га кадәр Дөнья футбол чемпионатына-2018 төзүен фаразлана, аннаң соң шушы сызыгы Казансу аша Совет мәйданы, Әзин торак массивы аркылы Имәнлек мәүкифенә кадәр булырга тиеш. Ягъни бу проект хәзер Мәскәү раславы тарафыннан көтелә.
2013 елның 21 мартында Татарстан премьер-министры Халиков Боҗра җирле метросы проекты 2018 елга кадәр төзүе 19,5 млрд. сумда бәяләде. Шушы проект буенча Казан эчке тимер юлын яңартырга һәм яңа туктау нокталары ясарга кирәк. Тулы озынлыгы 48 км, йөреш вакыты 1 сәгать, 16 мәүкиф. Төньяк Вокзал, Әмәт һәм Казан-Арена метро мәүкифләре Боҗра җирле метросы мәүкифләре белән тоташтыруын фаразлана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.