From Wikipedia, the free encyclopedia
Иштирәк — Татарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.
Халык саны — 540 тирәсендә. Почта индексы — 423879.
Чаллы шәһәреннән 30 км көньяк-көнбатыштарак, Аулаш елгасының югары агымы буенда.
1678 дән Бачкеева Пустошь исеме белән мәгълүм, революциягә кадәрге чыганакларда Алансу авылы буларак та билгеле. 18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә; игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балта эше, мич чыгару белән шөгыльләнә. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, Иштирәктә мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли. 19 йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1002,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Минзәлә өязе Афанас волостенда. 1920 дән ТАССРның - Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Чаллы, 1972 нең 1 ноябреннән - Зәй, 1977 нең 26 декабреннән Тукай районында.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3]
Халык саны | |||||||||||
1870 | 1897 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
486 | 756 | 1073 | 902 | 954 | 718 | 410 | 508 | 395 | 448 | 540 |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.