Remove ads
авыл, Бөрҗән районы үзәге (Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Иске Собхангол [10] (баш. Иҫке Собханғол, рус. Старосубхангу́лово) – авыл, Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының һәм Иске Собхангол авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 3700 (1989), 4609 (2010), 5245 кеше (2021).[11]
Иске Собхангол | |
баш. Иҫке Собханғол | |
Рәсми исем | Иҫке Собханғол |
---|---|
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Старосубхангуловский сельсовет[d][1] һәм Бөрҗән районы |
Административ-территориаль берәмлек | Старосубхангуловский сельсовет[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны |
2072 (1959)[2], 3271 (1970)[3], 3796 (1979)[4], 3655 (1989)[5], 4343 (2002)[6], 4872 (2009)[7], 4609 (2010)[8], 5245 (2021)[9] |
Почта индексы | 453580 |
Җирле телефон коды | 34755 |
Иске Собхангол Викиҗыентыкта |
Почта индексы — 453580. Телефон коды: +7 34755. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80 219 825 001.[12]
Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районы, Көньяк Уралның иң аз үзләштерелгән үзәк өлешендәге Бөрҗән районының көньяк-көнчыгышында, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 340 км, Магнитогорскидан 150 км ераклыкта[13], Алакуян елгасы Агыйдел елгасына койган урында урнашкан.
Авыл уннарча километрга сузылган һәм берничә микрорайонга бүленгән: Үзәк, Базал микрорайоны (җирле халык Финляндия дип атый), Каентуш (Каин-Туш)[10] һәм Агыйдел бистәсе (урман хуҗалыгы бистәсе).
Белорет, Сибай, Уфага автобус йөри. Кагы — Иске Собхангол, Зилаер — Кананикольское — Иске Собхангол, Иске Собхангол — Морак, Иске Собхангол ― Баймак автомобиль юллары уза.
Куйбышев тимер юлының Башкортстан регионы Белорет станциясенә кадәр ― 145 км.
Иске Собхангол авылы (әүвәлге исеме Алакуян тамагы (баш. Алағуян тамағы) Янсары (Собхангол) авылыннан бүленеп чыга. 1816 елда Ырынбур губернасы Верхнеурал өязеннән 22 кеше гаиләләре белән яңа урынга – Янсары (Собхангол) хуторына күчереп утыртылган булган. 1850-1859 елларда Иске Собхангол авылы барлыкка килә: берничә генә өйдән торган хутор авылга әйләнә. 1866 елда 30 хуҗалыкта 189 кеше яшәгән. [14]
1925 елда Иске Собхангол авылында башлангыч мәктәп ачыла. Беренче укытучы – Зилаер кантоныннан Оркыя Ишмурзина. 1934-1935 елларда мәктәп җидееллык (ТБУМ), 1937 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелгән. 1979 елда ике катлы кирпеч бина төзелә. 2016 елда интернатлы яңа бина ачыла.[15]
1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, Башкортстан АССРда Зилаер кантонының Тамьян-Түнгәвер, Бөрҗән волостьлары һәм Стәрлетамак кантоны Макар һәм Арыслан волостьлары җирләрендә Бөрҗән районы барлыкка килә, 1935 елдан район үзәге – Иске Собхангол (аңа кадәр Яңа Собхангол) авылы. [16]
Авылда «Марс» күмәк хуҗалыгы оештырылган булган. [17]
2020 елгы җанисәп буенча, авылда 5245 кеше яшәве билгеле.
2002 елгы җанисәп буенча, күпчелек милләт — башкортлар (92,3 %).
Икътисадта урман сәнәгате производствосы әйдәп баручы позицияне били. Территориядә агач әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре эшли. Азык-төлек сәнәгатенең җирле әһәмияттәге берничә предприятиесе, музейлар, мәчетләр, 1958 елда нигез салынган Башкортстан дәүләт табигать тыюлыгының үзәк утары бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.