From Wikipedia, the free encyclopedia
Илгизәр Миргалимов, Илгизәр Миргасыйм (Миргас[1]) улы Миргалимов (1942 елның 5 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Боламык — 2019 елның 20 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — дирижер, педагог, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры (2002), педагогика фәннәре докторы (2001).
Илгизәр Миргалимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Илгизәр Миргасыйм улы Миргалимов |
Туган | 5 август 1942 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Боламык |
Үлгән | 20 гыйнвар 2019 (76 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт мәдәният университеты[d] |
Һөнәре | дирижер, вуз укытучысы |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] |
1942 елның 5 августында Татарстан АССР Сарман районы Боламык авылында туган. Мортыштамак җидеелык мәктәбенең башлангыч сыйныфларын, Сарман урта мәктәбен (1959), Алабуга мәдәни-агарту училищесын (2013 елдан көллият) (1962), Мәскәү мәдәният институтын (1968) тәмамлаган. «Социально-педагогическое моделирование профессиональной направленности в вузах культуры (Ценностно-содержательные аспекты)» темасына докторлык диссертациясе яклаган (2001)[2].
1962—1963 елларда Сарман районы (1976 елдан Тукай районы) Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, Теләнче-Тамак урта мәктәбендә музыка укытучысы.
1968—1975 елларда Алабугада Татарстан республика мәдәният училищесындә (1993 елдан Алабуга мәдәният училищесы, 2007 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы, 2013 елдан көллият) укыта [3].
1975 елдан Казан дәүләт мәдәният институты (1991 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, 1995 елдан Казан дәүләт мәдәният әм сәнгать академиясе, 2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, 2015 елдан институт) укытучысы, профессор (2002). 20 дән артык фәнни хезмәт авторы. КДМИ каршындагы диссертацияләр яклау буенча шура әгъзасы (2008 елдан).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.