From Wikipedia, the free encyclopedia
Изге Патрик көне — 17 мартта уздырылган ирландларның милли бәйрәме. Изге Патрик мәҗүси утрауга христиан динен алып килүче буларак билгеле. Миссионер Патрик ярдәмендә ирландлар христиан диненә күчә.
Бу көн башка дини бәйрәмнәрдән күпкә аерыла. Изге Патрик хөрмәтенә урам йөрешләре уза, халык җырлый һәм бии, ирланд сырасы чишмәдәй ага.
Беренче тапкыр мондый урам йөрешләре Ирландиядә түгел, ә АКШта уза. XVIII гасыр ахырында Ирландиядәге ачлыктан качарга мәҗбүр булган мөһаҗирләр Нью-Йорк шәһәрен яшел төскә буярга карар кылалар. Яшел төс — ирландларның символы. Бу төс байракта да урын алган.
Изге Патрик көне Казанда да ирланд тарихына һәм мәдәниятенә мөкиббән киткән кешеләр тарафыннан оештырыла.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.