From Wikipedia, the free encyclopedia
Игорь Александрович Чичканов (1957 ел) — Россия самбо көрәшчесе һәм дзюдочысы, ветеран осталар арасында самбо һәм дзюдо буенча күп тапкыр Дөнья, Европа һәм Россия чемпионы, дзюдо буенча СССР-ның спорт мастеры, Россияның халыкара класслы спорт мастеры.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 17 февраль 1957 (66 яшь) |
Туу урыны | Көязе районы, Пермь өлкәсе[d], РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | спортчы |
Әлма-матер | Алабуга дәүләт педагогика университеты |
Спорт төре | Дзюдо |
Бүләкләр |
Игорь Александрович Чичканов 1957нче елда Пермь өлкәсе Көязе районының Чиганда авылында туа. Милләте буенча — чуваш.
Алабуга дәүләт педагогика университетын тамамлый.
Дзюдо белән 17 яшеннән шөгыльләнә. Беренче тренеры Николай Григорьевич Швейкин була. Хәзер ул Михаил Николаевич Климовта шөгыльләнә. Ярышларда Чаллы исеменнән чыгыш ясый.
Укучылары арасында Татарстан Республикасының мактаулы спорт мастеры, дзюдо буенча Россия чемпионаты призеры, полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча Европа чемпионы, самбо буенча Европа һәм Дөнья чемпионы, Россиянең Халыкара класлы спорт мастеры Наталья Ашеулова да бар.
Ярышлар | Алтын | Көмеш | Бронза |
---|---|---|---|
Самбо осталары арасында дөнья чемпионаты | 13 | 2 | 1 |
Дзюдо осталары арасында дөнья чемпионаты | 3 | 1 | 5 |
Дзюдо ветераннары арасында Европа чемпионаты | 4 | 1 | 0 |
Дзюдо осталары арасында дөньяның команда чемпионаты | 3 | ||
Дзюдо осталары арасында Европаның команда чемпионаты | 4 | 2 | |
Дзюдо ветераннары арасында Россия чемпионаты | 8 | 1 | 2 |
Самбо осталары арасында Россия чемпионаты | 13 | 1 | 1 |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.