Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Янбирдина Зөбәрҗәт Нәби кызы (18 сентябрь 1945 ел — 9 май 2009 ел) — шагыйрә, 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006). Хәким Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты (2001).
Зөбәрҗәт Янбирдина | |
---|---|
Туган | 18 сентябрь 1945 Башкорт АССРның Куергазы районы Кунакбай авылы |
Үлгән | 9 май 2009 (63 яшь) Стәрлетамак, Башкортстан, Россия |
Һөнәре | шагыйрә |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006), Хәким Гыйләҗев исемендәге бүләк лауреаты (2001, 2006). |
Зөбәрҗәт Янбирдинаның «Йөзек кашы» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1978 елда чыга. Аның иҗатына тирән хис-тойгылар, тел байлыгы, образлылык хас. «Күк муенса» (1991), «Ил анасы» (1995), «Сандал» (2001), «Дага чыңы» (2005) һәм башка шигъри җыентыкларына кергән әсәрләренең төп темасы — туган халкының язмышы, тормышта кешенең үз урыны, хатын-кыз бәхете.
Язылып бетмәгән «Көсәпәй» романы (1 нче һәм 2-нче бүлекләре )1977 һәм 2001 елларда «Агыйдел» журналында басылып чыга.
Зөбәрҗәт Янбирдина башкорт балалар шигърияте өлкәсендә дә иҗат итә. Балалар өчен язылган «Колын» (1992), «Айбулат — имәнем» (1994) китаплары авторы. Әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре көйгә салынган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.