татар балалар язучысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Зәкия Туфайлова, Зәкия Туфаил (Төфаил[1]) кызы Туфайлова (Шәйхетдинова, 1907 елның 29 гыйнвары, Уфа губернасы, Бөре өязе, Илморза — 1977 елның 11 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, балалар шагыйрәсе. 1971 елдан ССРБ (Татарстан АССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Аның балалар өчен язган шигырьләре кыскалыгы, кыскалыкта осталыгы белән истә кала.
Зәкия Туфайлова | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Зәкия Төфаил кызы Туфайлова |
Туу датасы: | 29 гыйнвар 1907 |
Туу урыны: | РИ, Уфа губернасы Бөре өязе, Илморза |
Үлем датасы: | 11 гыйнвар 1977 (69 яшь) |
Үлем урыны: | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Ватандашлык: | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Эшчәнлек төре: | укытучы, шагыйрә, китапханәче |
Иҗат итү еллары: | 1950—1977 |
Юнәлеш: | шигърият |
Жанр: | шигырь, табышмак |
Иҗат итү теле: | татар |
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Зәкия Туфайлова
1907 елның 29 гыйнварында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Кушнаренко районы) Илморза авылында мулла гаиләсендә туган. 1930 елда Свердловск (1991 елдан Екатеринбург) шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаган. Уралда, Ленинград, Казан шәһәрләрендә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче булып эшли. Китапханәчеләр курсын тәмамлап, Казанда республика китапханәсендә хезмәт итә.
Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар,
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә – барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә[2].
Зәкия Туфайлова
Беренче шигырьләре 1920-елларда Уфада «Игенчеләр атнасы» дигән газетада дөнья күрсә дә, актив иҗат эшчәнлеге башлану 1950-елларга туры килә. Иң кече яшьтәге балаларга багышланган шигырьләр иҗат итә. Нәниләр өчен язган шигырь һәм табышмаклары, тел көрмәкләндергечләре гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Шигырьләре юмор катыш йөгерек тел белән язылган һәм сәнгатьле гомумиләштерү көченә ия[3].
1954–1977 еллар арасында 11 китабы басылып чыккан. Кайбер шигырьләренә татар композиторлары җырлар язган (мәсәлән, «Ленин оныклары» шигыренә Әнвәр Бакиров көй язган)[4].
1977 елның 11 гыйнварында Казанда вафат була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.