From Wikipedia, the free encyclopedia
Еркегали Рәхмәдиев (Еркегали Рәхмәди улы Рәхмәдиев, каз. Erkeg'ali' Rahmadi'uly Rahmadi'ev) — казакъ композиторы, Алматы консерваториясе ректоры (1967-1975), Казакъстан мәдәният министры (1990-1993), Казакъстан комипозиторлар берлеге рәисе (1968-1995). Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967), ССРБ (1981) һәм Казакъстан ССР (1975) халык артисты. Казакъстан дәүләт премиясе лауреаты (1980). Казакъстанның Хезмәт Каһарманы (2010). Профессор (1979).
Еркегали Рәхмәдиев Erkeg'ali' Rahmadi'ev | |
Е.Рәхмәдиев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Еркегали Рәхмәди улы Рәхмәдиев |
Туу көне | |
Туу урыны |
Казакъстан АССР Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягуз районы Мәдәният авылы |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: |
Киңсай зираты[d] |
Эшчәнлек еллары |
1950-2013 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
композитор |
Моң |
классика |
Жанрлар |
опера, поэма, ода |
Коллективлар |
Абай исемендәге Казакъ дәүләт опера һәм балет театры |
Бүләкләр |
Казакъстан дәүләт премиясе (1980)
|
Милләт | |
IMDb |
1932 елның 1 августында РСФСР Казакъстан АССР Симәй өлкәсе Чубартау районы Тугызынчы авылда (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягуз районы Мәдәният авылында) туган. Композитор Н. Тлендиев һәм җырчы Б. Жилисбаев авылга килеп, сәләтле балаларны Алматыга музыка укуханәсендә укырга сайлап алалар, әлеге төркемгә Е. Рәхмәдиев та эләгә.[1] Пётр Чайковский исемендәге Алматы музыка укуханәсен (думбыра һәм музыка тарихы һәм теориясе бүлекләрен, 1952), Курмангазы исемендәге Алматы консерваториясенең композиторлар факультетын (Е. Брусиловский курсы, 1957), ССРБ композиторлар берлеге каршында белем күтәрү курсларын, Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын (Г. Литинский, Е. Фортунатов курсы, 1958) тәмамлаган. Яшь композитор беренче әсәрләрен Латыйф Хәмидигә күрсәтә, аннан иҗат нечкәлекләренә өйрәнә.[2]
Еркегали Рәхмәдиевны исән чагында «тере классик» дип атап йөртәләр. Казакъ көйязарларыннан Котдүс Кужамьяров, Газизә Жубанова, Сыдык Мөхәммәтҗанов, Еркегали Рәхмәдиевтан торган «көчле төркем» үзләренең остазлары булган Евгений Брусиловский, Әхмәт Жубанов, Латыйф Хәмиди, Мокан Түләбаевтан һөнәри таләпчәнлекне, югары иҗади рухны, осталыкны мирас итеп алганнар. Е. Рәхмәдиев казакъ опера сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Үзе дә казакъ музыкасында яңа төр – симфоник көй жанры уйлап чыгара, аның «Дайрабай» һәм «Кодача-думан» симфоник көйләре Казакъстан музыка сәнгатенең иң гүзәл әсәрләре рәтендә.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.