From Wikipedia, the free encyclopedia
Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова (рус. Гульнара Габдрахманова яки рус. Габдрахманова Гульнара Закариевна, 1971 елның 18 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча) — Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). 2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары. Татарстанның атказанган укытучысы (2016).
Гөлнара Габдрахманова | |
---|---|
Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 4 мае | |
Туган | 18 сентябрь 1971 (52 яшь) |
1971 елның 18 сентябрендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. «Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1992).
1992—1993 елларда — Арча педагогия укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
1993—1998 елларда — Балтачның 2нче санлы балалар бакчасында методист.
1998—2003 елларда — Балтач гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
2003—2005 елларда — ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми һәм урта белем бүлегендә әйдәп баручы киңәшче.
2005—2011 елларда — Балтач районы Карадуган урта мәктәбе директоры.
2011—2014 елларда — Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе.
2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.
2018 елның 4 маеннан (ТР мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирадә Әюпова урынына) — Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе[1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.